Нократ

Кылны кырыкка ярыр чак

Бүген иң мөһиме-соңга калмау. Авыл халкы алдында бөтен агротехник чаралар комплексын вакытында башкарып чыгу бурычы тора. Кыр эшләренең темпы нинди соң? Бу һәм башка сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов җавап бирә. -20нче апрельдән соң районыбыз кырларына бөтен хуҗалыклар чыкты: уҗымнарны, күпьеллыкларны тукландырдылар, тырмаладылар. Кадрлар, техника,...

Бүген иң мөһиме-соңга калмау. Авыл халкы алдында бөтен агротехник чаралар комплексын вакытында башкарып чыгу бурычы тора. Кыр эшләренең темпы нинди соң? Бу һәм башка сорауларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов җавап бирә. -20нче апрельдән соң районыбыз кырларына бөтен хуҗалыклар чыкты: уҗымнарны, күпьеллыкларны тукландырдылар, тырмаладылар. Кадрлар, техника, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, ашламалар белән тәэмин ителеш-тиешле дәрәҗәдә. Явып узган шифалы яңгырлар игенчеләрне шатландырды гына. 9нчы майга сабан культуралары чәчүен төгәлләп, алга куелган бурычны үтәп чыгарбыз. -Быелгы чәчүнең үзенчәлекләре нинди? -Көздән кайбер җирләребез эшкәртелмичә калганлыктан, аларны чәчүгә әзерләү бүген кыенлыклар тудыра. "Моррис"кебек камылга чәчә торган агрегатлары булган хуҗалыклар хәлдән җиңел чыгачаклар. Башкаларга өчләтә тырышырга туры киләчәк. Бу-өстәмә чыгымнар, өстәмә вакыт...дигән сүз. -Ә яңа техника көтеләме? -Лизинг оешмалары аша Мәскәүгә "МТЗ" тракторларына, туфрак эшкәртү агрегатларына гаризалар бирелгән. Аларның кайтуын көтәбез. Бүген авыл хуҗалыгында хәл җиңел түгел. Банклардан кредит өстенә кредитлар алынган. Аларны финанслар белән дә тәэмин итәргә кирәк бит. -Хуҗалыкларыбыз моңа ирешәләрме? -Ягулык, ашламалар кирәк, алардан башка басуларны чәчеп, югары уңыш алуга өметләнеп булмый. Авыл кешесенә хөкүмәт ярдәменнән башка бик авыр. Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы министрлыгының кредитларның бер өлешен субсидияләве сөендерә. Ә бит шул ук вакытта, банкларның процент ставкалары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгында бәяләрнең өскә күтәрелгәне юк. 2010нчы елда дәүләт гаять зур ярдәмнәр күрсәткән, 2011нче елда ягулыкка зур субсидияләр биргән иде, быел аны хуҗалыкларның үзләренә сатып алырга туры килә. -Орлыклар белән тәэмин ителеш нинди? -Алар нормативтан да артыграк. 12 урынына 15 мең тонна чәчүлек материалыбыз бар. Фитопатологик анализ тишелешләренең 96 процент булуын күрсәтте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: