Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күсе үчен алды

1980нче елның июль ае иде. Нократ Аланыннан кайтып килешли, Кукмарадагы танышларыма кунакка кердем. Кунып калырга туры килде. Шул төнне булган бер вакыйганы сөйлим әле. Тәрәзә борысларын, ишек, идәнне буяганнар, шуңа күрә верандада йокларга булдык. Төнге 12дә хуҗабикә Сара апа чырылдап кычкырып җибәрде. Куркынышып уяндык. Аягының баш бармагын күсе тешләгән икән....

1980нче елның июль ае иде. Нократ Аланыннан кайтып килешли, Кукмарадагы танышларыма кунакка кердем. Кунып калырга туры килде. Шул төнне булган бер вакыйганы сөйлим әле. Тәрәзә борысларын, ишек, идәнне буяганнар, шуңа күрә верандада йокларга булдык. Төнге 12дә хуҗабикә Сара апа чырылдап кычкырып җибәрде. Куркынышып уяндык. Аягының баш бармагын күсе тешләгән икән. Бер-ике көн алдан келәтне җыештырганда күсе оясы тапкан. Аның сигез баласын үтергән. Күсе үзе качкан. Менә бүген төнлә үч алырга булган күрәмсең. Югыйсә, идәндә дистәгә якын кеше ята идек, нәкъ менә Сара апаны ничек эзләп тапкан, таныган диген?! Ул мин киткәч тә бик каты авырган, ике атна хастаханәдә яткан. Җәнлекләргә дә балалары бик кадерле шул.

Рәсүлә Камалова, Мамадыш шәһәре, мәгариф ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев