Нократ

Күптән кирәк иде

Дәүләт Думасында каникуллар тәмамлануга, депутатлар эшне беренчеләрдән булып үзе Президент булган вакытта Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән коррупциягә каршы закон проектын караудан башладылар. Сүз чиновникларның чыгымнарына контрольне дә үз эченә ала. Сәясәт белән кызыксынганнар Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Гудковның турыдан туры башкарылырга тиешле вазыйфаларыннан тыш, бизнес белән шөгыльләнүе турында хәбәрдарлардыр....

Дәүләт Думасында каникуллар тәмамлануга, депутатлар эшне беренчеләрдән булып үзе Президент булган вакытта Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән коррупциягә каршы закон проектын караудан башладылар. Сүз чиновникларның чыгымнарына контрольне дә үз эченә ала. Сәясәт белән кызыксынганнар Дәүләт Думасы депутаты Геннадий Гудковның турыдан туры башкарылырга тиешле вазыйфаларыннан тыш, бизнес белән шөгыльләнүе турында хәбәрдарлардыр. Канун буенча бу тыела. Закон проектында түрәләргә һәм аларның якыннарына чит илләрдә күчемсез милеккә ия булу, банкларда зур суммаларда акча тотуны чикләү дә каралган. "Җәмәгать фикере" фонды тарафыннан үткәрелгән сорашу нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 66 проценты түрәләрнең чит илләрдә күчемсез милеккә ия булуларын тыярга кирәклеген белдерә. Сорашуда катнашканнарның уннан бере генә тыюга каршы. Әлеге проблемага районыбыз депутатларының фикерләре нинди? Юрий Иванов, халык депутатларының район Советы рәисе урынбасары: -Дәүләт структураларында туганлык җепләре булырга тиеш түгел. Демократик илләрдә бу катгый тыела. Чит илләрдәге күчемсез милеккә, банклардагы исәп-хисап счетларына, активларга килгәндә, илдән күпме акча чыгып китә, шуның аркасында дәүләт казнасы зур суммаларда салымнар ала алмыйча кала. Дәүләт Думасындагы закон проекты дәүләт хезмәткәрләрен тәртипкә китерү буенча сәяси җитәкчелек тарафыннан күрелә торган чараларның төп өлеше булып тора дип саныйм. Бу өлкәдә илебез җитәкчелеге киң җәмәгатьчелек яклавын табачак. Түрәләр үзләренең чит илләрдәге активларының күплекләре белән шул дәүләтләр алдында бәйле булып калачакларын онытмасыннар иде. Сергей Сапурин, Урманчы авыл җирлеге Советы депутаты, "Камаурманчылыгы" ГКУ җитәкчесе-лесничие: -Әгәр дә илдәге акча тиешенчә чыгымланса, түрәләр акчаларын үзебездәге банкларга салсалар, процентлар бүгенге кебек югары булмас иде. Шундый матур, иксез-чиксез илебезне кечкенә дәүләтләргә алыштыру, патриотик рухның үзкыйммәтен югалтуына тиңләр идем. Ә бит сәнәгатьне, халык хуҗалыгының барлык тармакларын үзебезнекеләр инвестицияләсәләр, күпме эш урыннары барлыкка килер иде. Салымнар җыю, пенсияләр түләү буенча кыенлыкларга чик куелмас иде мени? Кайберәүләр исә, финанс байлыкларын чит илләрнең банкларына, күчемсез милекләренә салып, шул ук салымнар ярдәмендә аларның бюджетларын тулыландыралардыр, минемчә. Туганлык җепләренә килгәндә, элек ир - баш урманчы, хатын баш бухгалтер булып эшләү сизелсә, җаваплы затлар җинаять җаваплылыгына тартылалар иде. Галина Потеряхина, Мамадыш шәһәре Советы депутаты: -Әгәр түрәләргә акчаны чит илләргә чыгаруны тыйсалар, ул Россия икътисадына эшләр иде. Шул ук Дәүләт Думасы депутатларына бүгенге хезмәт хакларыннан зарланырлык мыни? Аларны халык үзенең мәнфәгатьләрен кайгыртсыннар өчен сайлаган икән, алгы планда шул торырга тиеш. Милекне үз илебездә дә булдырырга мөмкинлекләр чикләнмәгән, югыйсә. Бары тик ул намуслы, маңгай тире тамызып, көнне төнгә ялгап табылган хезмәт бәрабәренә алынган булсын. Дәүләт структураларында бертуганлык, гомумән, булырга тиеш түгел, дип саныйм. Бу юлның Россияне алга таба илтмәячәген күпчелек яхшы аңлый. Шуңа күрә яңа закон проектының халык арасында киң яклау табачагына ышанырга кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 13 ноября 2017 в 10:14
    В Мамадыше продолжается строительство нового бассейна
  • 8 ноября 2017 в 10:07
    Мамадышцам рассказали о штрафах за продажу спиртного без лицензии
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    куплю-продам ПРОДАМ цемент, брусчатка, блоки, кирпич, кольца, крышки, песок, ПГС. Доставка. Тел.: 8-960-088-70-07 УСЛУГИ ремонт стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 бурение скважин.Тел.: 8-987-002-94-03