Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән хатын-кыз карашы

Һава торышы шартлары кулай булмау сәбәпле бүгенгә күчерелгән "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән" республика конкурсы ТР ның 9 районының гүзәл ханымнарын, булдыклы ир-егетләрен бер сәхнәгә туплады. Барлыгы 40 конкурсант "Хатын-кыз- ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз- галим", "Язмышым - һөнәрем", "Хатын-кыз- бизнес-леди", "Өченче яшь герое", "Хатын-кыз - ел үрнәге",...

Һава торышы шартлары кулай булмау сәбәпле бүгенгә күчерелгән "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән" республика конкурсы ТР ның 9 районының гүзәл ханымнарын, булдыклы ир-егетләрен бер сәхнәгә туплады. Барлыгы 40 конкурсант "Хатын-кыз- ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз- галим", "Язмышым - һөнәрем", "Хатын-кыз- бизнес-леди", "Өченче яшь герое", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Изге йөрәкле ир-егет", "Ир-егет - лидер" номинацияләрендә җиңүче исеме өчен көрәште. Мамадыш районыннан исә Вәлия Гыйззатуллина, Светлана Иванова, Җәмилә Аппакова, Равил Гафиятуллин, Ләйлә Абдуллина, Изил Сингатуллин, Наталья Журавлева чыгыш ясадылар. Район башлыгы Анатолий Иванов ачылышыта һәр конкурсантка иң мөхиме уңышлар теләде. Чөнки алар нәкъ шуңа мохтаҗ иде. Күп кенә катнашучылар үзләрен "Хатын-кыз-лидер" сыйфатында таныттылар. "Хатын-кыз-ана" номинациясендә мөгаен, Ләйлә Абдуллинаның чыгышы хәтердә калыр. Алабуга шәһәренең мәдәният сарае директоры Елена Голованова да хөкемдарлар күңелендә җылы эз калдыргандыр. Менделеевскидан Елена Бочкаво чыгышыннан билегеле булганча,анага үзенең бер бөерен кызына бирергә туры килгән. Алар тиздән кабат газизе белән дәваланырга Самарага юл тотачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев