Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп балалы гаиләләргә җитәкчеләр ярдәм итәчәк

Республика күләмендә узучы "Зур гаиләгә автомобиль" акциясендә райондашларыбыз да катнаша. Район башлыгы Анатолий Иванов күп балалы гаиләләрне мондый чаралардан тыш та игътибар үзәгенә алырга чакыра. "Һәр җитәкче үзен бер гаилә өчен җаваплы итеп хис итсә, аларның тормышлары яхшырырп китәр иде",-диде ул киңәшмәгә җыелган оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә. Бу мәҗбүриләп эшләтә торган чара...

Республика күләмендә узучы "Зур гаиләгә автомобиль" акциясендә райондашларыбыз да катнаша. Район башлыгы Анатолий Иванов күп балалы гаиләләрне мондый чаралардан тыш та игътибар үзәгенә алырга чакыра. "Һәр җитәкче үзен бер гаилә өчен җаваплы итеп хис итсә, аларның тормышлары яхшырырп китәр иде",-диде ул киңәшмәгә җыелган оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә. Бу мәҗбүриләп эшләтә торган чара түгел, мондый җаваплылыкка теләге булган кеше генә алына. Анатолий Иванов үзе дә бер гаиләне шефлыкка алачагын әйтте. Үз балаларымы, уллыкка-кызлыкка, тәрбиягә, яисә опекага алган балалар үстерәме, бәйрәмнәрдә кереп котлап чыгасыңмы, кием-салымнар алуда, укырга керү кебек чараларда булдыра алганча булышасыңмы -барысы да күп балалы гаиләгә ярдәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X