Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коточкыч фаҗига

Узган атанада Мәскәү-Уфа юлының 947нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә. Кызыл төстәге "ВАЗ-2114" автомобиле зур тизлектә барган хәлдә каршы полосага чыгып, "ГАЗ-3307" автомашинасы белән маңгайга маңгай бәрелешә. Әлеге аяныч хәлнең нәтиҗәсен сез рәсемдә күрәсез. Җиңел машина руле артына утырган Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Владимир Дементьев...

Узган атанада Мәскәү-Уфа юлының 947нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелә. Кызыл төстәге "ВАЗ-2114" автомобиле зур тизлектә барган хәлдә каршы полосага чыгып, "ГАЗ-3307" автомашинасы белән маңгайга маңгай бәрелешә. Әлеге аяныч хәлнең нәтиҗәсен сез рәсемдә күрәсез. Җиңел машина руле артына утырган Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Владимир Дементьев белән ундүртенче модельле автомобиль хуҗасы 25 яшьлек Наталья Москалевага (автотранспорт белән идарә итү хокукын ул ышаныч кәгазе буенча биргән була) автоһәлакәттә исән калырга бер генә мөмкинлек тә калмый. Ике машина да төзәтә алмаслык хәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев