Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кортлар телен аңлый ул

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында суыртылган бал продукциясенең 25 проценты Мамадыш хезмәтчәннәре өлешенә туры килә. Узган ел алар тарафыннан 500 тонна товарлыклы бал җыелып, барлыгы 150 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Белгечләр әйтүенчә, быел бу сан бераз кимрәк булачак. Әмма башкалар зур табыш белән мактана алмаган елда да "Берсут" агрофирмасы умартачысы Михаил...

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында суыртылган бал продукциясенең 25 проценты Мамадыш хезмәтчәннәре өлешенә туры килә. Узган ел алар тарафыннан 500 тонна товарлыклы бал җыелып, барлыгы 150 млн. сумлык продукция җитештерелгән. Белгечләр әйтүенчә, быел бу сан бераз кимрәк булачак. Әмма башкалар зур табыш белән мактана алмаган елда да "Берсут" агрофирмасы умартачысы Михаил Кириллов корт гаиләләреннән рекордлы санда бал алуга ирешә. Михаил Кириллов умартачылык тармагында 1986нчы елдан. Бер сезон умартачы ярдәмчесе булып йөргәннән соң, әлеге биләмәне үз кулына ала ул. Бүгенге көндә "Берсут" агрофирмасы умарталыгында 150 баштан артык корт гаиләсе исәпләнә. Алар барысы да урта рус токымлылар. "Әлеге төр кортлар бер елны да сынатмый",-ди тәҗрибәле умартачы. Соңгы елларда Михаил Кирилловка районда гына түгел, ә республикада тиңнәр юк. Узган ел барлыгы 8 тонна бал җыеп алган ул. Быел әле аннан да күбрәк булачак икән. "Бер баш умартадан уртача 55-60 килограмм бал алабыз",-ди Михаил Кириллов. Ә менә 3 катлы умарта безнең күз алдында 96 килограмм чамасы продукция бирде. -Моның өчен әлбәттә тырышырга кирәк. Мин ике ана корт тотам. Бал вакытына аларның яшен генә калдырам. Шул рәвешле "медовиклар" гаиләсе барлыкка килә,- ди алдынгы умартачы. Михаил абый умарталыгында сезон чорында бер корт гаиләсе көнгә 8-10 кг бал җыюга ирешә. Артыграк җыелган чаклары да була икән. Мондый күрсәткечләргә ирешү һәр умартачының да кулыннан килми билгеле. -Умартачының уңышы күптөрле факторларга бәйле. Беренчедән, ул тырыш булырга тиеш. Икенчедән, кортларның нинди токымлы булуларына карый. Безнең шартларга урта рус кортлары килешә. Шулай ук һава шартлары да зур роль уйный,-ди Мамадыш районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Нурулла Гыймазов. Михаил абыйның күрсәткечләренә ышанмыйча, башка төбәкләрдән коллегалары да килә икән. Хәер, аның эш алымын күрсәтү ниятеннән биредә берничә мәртәбә район умартачыларының семинары да үткәрелгән иде. Нурулла Гыймазов әйтүенчә, соңгы вакытта мамадышлыларның эш тәҗрибәсе белән Менделеевск, Балык Бистәсе, Алабуга районнары умартачылары да кызыксына башлаган. Михаил абыйның улы Алексей да әтисенең эш ысулын өйрәнеп калырга тырыша. 22 яшьлек егет тәҗрибәле умартачының уң кулы. -Әти янына эшкә кечкенәдән йөри башладым. Монда мин әлеге тармакның күп кенә нечкәлекләрен өйрәндем,-ди Алексей. Бал аерту чорында Кирилловларга туганнары да ярдәмгә килә. Әлеге процесс Михаил абый хуҗалыгында ике атнага сузыла икән. Көнгә уртача 10 баш умарта ачарга өлгерәбез,-ди ул. Бу өлкәдә шактый еллар шөгыльләнгәч, даими клиентлары бар аның. Продукциянең бер өлешен ярминкәләргә илтә. "Балның артып калганы юк әле",-ди Михаил Кириллов.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев