Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корткыч күбәләк

-Жиләк-җимеш агачларында ак күбәләкләр күпләп оча башлады. Алар агачларга зыян салмыймы? Әлфия. Сорауга "Россельхознадзор" идарәсенең Татарстан буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәррис Фәттахов җавап бирә: -Ак канатында аермачык булып кара җепселләр күренеп торган, канат озынлыгы 7 сантиметр булган бу күбәләкнең исеме-"боярышница". Аның кортлары алмагачның, шомыртның, баланның, чиянең яфракларын зарарлый. Алар элегрәк урманнарда,...

-Жиләк-җимеш агачларында ак күбәләкләр күпләп оча башлады. Алар агачларга зыян салмыймы? Әлфия. Сорауга "Россельхознадзор" идарәсенең Татарстан буенча дәүләт тикшерүчесе Мөдәррис Фәттахов җавап бирә: -Ак канатында аермачык булып кара җепселләр күренеп торган, канат озынлыгы 7 сантиметр булган бу күбәләкнең исеме-"боярышница". Аның кортлары алмагачның, шомыртның, баланның, чиянең яфракларын зарарлый. Алар элегрәк урманнарда, болыннарда гына очраса, хәзерге вакытта бакчада күпләп үрчи. Бу күренешне аларның дошманнары азаю белән аңлатып була. күбәләкләрнең хәзер күпләп йомырка салу чоры. Әгәр дә киләсе ел да быелгы елга охшап килсә, боларның чын афәткә әйләнүе мөмкин. Бу бөҗәкләр белән көрәшү өчен көз көне яфракларны, күбәләк ояларын җыеп яндырырга кирәк. Язын, агачлар чәчәк атар алдыннан, антио, гардона, дуробан, золон, карбофос интекцидлары белән сиптерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев