Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күптәнге дус яхшырак

Район газетасы безнең гаиләдә гомер-гомергә көтеп алынган кунак булды. Мин аны "Колхозчы тавышы" исеме белән чыккан вакытларыннан бирле беләм. Башта әни языла иде. 1951нче елны унынчы сыйныфны тәмамлап мәктәптә укыта башладым һәм беренче тапкыр район газетабызга үз акчамнан язылдым. Шул вакыттан бирле бер генә тапкыр да алдырмый калганым булмады. Инде...

Район газетасы безнең гаиләдә гомер-гомергә көтеп алынган кунак булды.
Мин аны "Колхозчы тавышы" исеме белән чыккан вакытларыннан бирле беләм. Башта әни языла иде. 1951нче елны унынчы сыйныфны тәмамлап мәктәптә укыта башладым һәм беренче тапкыр район газетабызга үз акчамнан язылдым. Шул вакыттан бирле бер генә тапкыр да алдырмый калганым булмады. Инде сиксән яшькә җитсәм дә, башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Авыл халкының тормыш мәшәкатьләре, чисталыкка, тәртипкә чакырып язылган мәкаләләр бик ошый. Тәрбия, әхлак темасына язылган, олы җанлы, чын Кешеләргә багышланган язмаларны күбрәк укыйсы килә. Хәзер Казанда да, Мәскәүдә дә, Чаллыда да газеталар күп чыга. Тузга язмаган нәрсәләр язып та кызыктырмакчы булалар. Әмма минем өчен "Нократ" иске дус кебек-барыбер яхшырак.
Габделхак Һадиев,
Кече Кирмән авылы, мәгариф ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев