Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көне җиде, ә мәгънәләре...

Бүген без атнаның көннәрен фарсыча атап йөртәбез. Тарихтан мәгълүм булганча, хәзерге көн атамалары татарларга унсигезенче һәм унтугызынчы йөзләрдә Урта Азиягә Ираннан, аннары безнең якларга аны Бохарада дини белем алучы шәкертләр алып кайтканнар. Керәшеннәрдә алар ничек аталып йөргәннәр соң? Мөселманча атамаларга чаклы алар борынгыдан килгәннәрен кулланганнар. Ә тәрҗемә ителгән чиркәү кенәгәләрендә...

Бүген без атнаның көннәрен фарсыча атап йөртәбез. Тарихтан мәгълүм булганча, хәзерге көн атамалары татарларга унсигезенче һәм унтугызынчы йөзләрдә Урта Азиягә Ираннан, аннары безнең якларга аны Бохарада дини белем алучы шәкертләр алып кайтканнар.

Керәшеннәрдә алар ничек аталып йөргәннәр соң? Мөселманча атамаларга чаклы алар борынгыдан килгәннәрен кулланганнар. Ә тәрҗемә ителгән чиркәү кенәгәләрендә бары тик воскресенье гына "атна көн" дип татарча йөртелгән, калганнары русча булган. Кызганычка каршы, бүген элеккеге атамаларны бүгенге буын яшьләре белми, дисәк тә, һич арттыру булмас. Шулай булуга карамастан, керәшеннәр яши торган төбәкләрдә алар сакланып калынган. Шунысы игътибарга лаек, атна исемнәре бер төрлерәк яңгырый. Керәшеннәрне өйрәнгән белгечләрнең язмаларыннан күренгәнчә, һәр төбәктә нинди дә булса аерма күрергә мөмкин. Казан арты һәм Түбән Кама керәшеннәрендә бүген дә "дүшәмбе", "шишәмбе", "шәршәмбе", "атна кич", "татар атнасы", "атна арты" һәм "атна көн" атамалары кулланылышта йөри. Күрше Балык Бистәсе районында дүшәмбе - атна арты, сишәмбе - базар алды, чәршәмбе - базар көн, пәнҗешәмбе - кичатна, җомга - татар атнасы, шимбә - мунча киче, якшәмбе - атна көн дип йөртелә икән. Чистай керәшеннәрендә элегрәк алар баш көн, буш көн, кан көн, кичатна, татар атнасы, атна кич, атна көн буларак билгеле. Беренче өч атаманың мәгънәсенең нәрсәгә бәйле икәнен белү дә комачау итмәс. "Баш көн" атнадан соң килгән беренче көн, ә "буш көн" борынгы ышануларга бәйле. Мәҗүсиләр бу көнне яңа эшләр башларга, юлга чыгарга, ниндидер килешүләр төзергә җайсыз, уңайсыз дип ышанганнар. "Кан көн"не мәҗүсиләр корбан чалганнар. Мәлки керәшеннәрендә борынгы көн исемнәре бераз үзгәрәк яңгыраган: дүшәмбе-тунди көн, сишәмбе көн-утари көн, чәршәмбе - кан көн, пәнҗешәмбе-кечатна, җомга - олы көн, шимбә - атна көн, якшәмбе - урыс атнасы. Әлеге атамаларны борынгы болгарлар кулланган туран календарендагы белән чагыштырп карыйк. Дүшәмбе - әрнә башы, туган көн; сишәмбе - ат көн (күк җайдагы көне); чәршәмбе - кан көн (ыру-нәсеп көне); пәнҗешәмбе - кече әрнә яки урта көн; җомга - әрнә көн (атна көн); шимбә-ара көн; якшәмбе - зур яки урыс атна көн. Бүген без татар телендә атап йөртә торган көн исемнәренең мәгънәләре нәрсәне аңлата икән? Фарсыча "шәмбә" көн дигәнне белдерә. Шуңа татарча "бер" дигән сүзне аңлаткан "як" сүзе кушыла һәм якшәмбе (беренче көн) ясалган. Аннан соң килгән көн исеменә татарча "ике"не аңлаткан "ду" кушылган һәм аңа "дүшәмбе" исеме бирелгән. Аннан соң килгән көн атамаларына "сиһ" (өч), "чәһар" (дүрт), "пәнҗ" (биш) кушылып, бүген кулланылышта йөргән исемнәр барлыкка килгән. Мөселманнарның дини бәйрәм көннәре булган алтынчы көн генә гарәпчә "җомга" (татарча мәгънәсе - җыелу көне, яки җыелып намаз уку көне) исемен ала.

Николай Җөриле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев