Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Харвига мәдхия

Бүген бөтендөнья елмаю көне. 1999 елдан планетабызда октябрьнең беренче җомгасында Бөтендөнья елмаю көне билгеләп үтелә. Моның өчен без авызын колакларына кадәр ерган сары йөз-смайлик авторы рәссам Харви Бэллуга бурычлы. Ул 20 нче гасыр уртасында Америкада яшәгән. Иҗаты бернәрсәсе белән дә башкаларныкыннан аерылмаган диярлек. Әмма көннәрнең берендә аңа иминият ширкәтләренең берсе...

Бүген бөтендөнья елмаю көне. 1999 елдан планетабызда октябрьнең беренче җомгасында Бөтендөнья елмаю көне билгеләп үтелә. Моның өчен без авызын колакларына кадәр ерган сары йөз-смайлик авторы рәссам Харви Бэллуга бурычлы. Ул 20 нче гасыр уртасында Америкада яшәгән. Иҗаты бернәрсәсе белән дә башкаларныкыннан аерылмаган диярлек. Әмма көннәрнең берендә аңа иминият ширкәтләренең берсе мөрәҗәгать итеп, аннан фирма өчен билге уйлап чыгаруны үтенә. Харви исә, озак уйлап тормастан, хәзер интернет куланучылар "смайлик" дип йөрткән билгене тәкъдим итә. Әлеге визитка зур уңышка ирешә һәм билге зур тизлек белән тарала башлый. Рәссам үзе әлеге көн яхшы кәефкә багышланырга тиеш, дип фикер йөрткән.
Смайликтан ясалган билгечек шулкадәр популярга әйләнә, аны шырпы капларына, конвертларга, футболкаларга төшерә башлыйлар. Харви Бөтендөнья елмаю көне кешеләргә яхшы кәеф булдыруга хезмәт итәргә тиеш дип санаган. Девизы болайрак яңгырый: изгелек эшлә. Һич югы бер кешенең йөзе елмаю белән балкуына ярдәм ит. Ә сез еш елмаясызмы? Бу сорау белән төрле буын вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.
Васыйл Абдуллин, тарих фәне укытучысы:
-Елмаерга бик яратам. Һәркемгә ачык йөз белән карарга тырышам. Әле август аенда гына өйләндем, шуңа күрә хәзер күбрәк хатыныма елмаям. Хезмәтемдә, әлбәттә, күбрәк җитди булырга кирәк, эше шундый.
Лира Зиннатуллина, "Шанс" танышулар клубы психологы:
-Елмаю кирәк. Ул стрессны киметә, гомерне озайта, уңай эмоцияләр бирә. Шулай да тормышта төрле чаклар була, гел елмаясы гына килеп тормый. Ә эшебездә кешеләрне елмаеп каршылау - безнең бурыч. Бер-беребезгә елмаю бүләк итеп яшәргә тырышасы иде.
Лилия Галиева, декрет ялында :
-Еш, билгеле. Гаиләңдә тәртип, ирең әйбәт булса ничек елмаймыйсың. Ул яктан Аллага шөкер. Өченче улымны үстереп, хәзергә өйдә утырам. Аңа гел елмаеп җырлаучы популяр эстрада җырчысын күздә тотып, Раяз дип исем куштык. Елмаю җанны эретә, күңелне иркәли. Гел елмаеп яшәргә язсын.
Елмаеп, шатлык өләшеп яшик!
Сүз уңаеннан: шатлык сүзе русча әйтелештә ике өлештән тора икән. «Радость» сүзенең «Ра» иҗеге - Кояш алласы исеме, ә «дость» иҗеге «җитәрлек» дигәнне аңлата. Шат чырайлы булу, шулай булгач, кеше күктәге кояш кебек яктырып, балкып тора дигәнне аңлата. Дөньяга шатлык, елмаю нурлары гына бүләк итегез, бүләгегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев