Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күмәк көч тау күчерә

Бәла килгәндә кешегә ялгыз калырга язмасын. Авырлыкларны туганнар, дуслар белән генә җиңеп була. Яшь чагымда күрше авылда яшәүче әби белән бабаема кунакка барган идем. Декабрь аеның салкын кичләренең берсендә минем янга йөргән егетем килде. Мин урамга чыгам дигәч, әби орыша башлады. Ә бабай аның Басканныкы икәнен белгәч: "Чыксын. Басканнар алар...

Бәла килгәндә кешегә ялгыз калырга язмасын. Авырлыкларны туганнар, дуслар белән генә җиңеп була. Яшь чагымда күрше авылда яшәүче әби белән бабаема кунакка барган идем. Декабрь аеның салкын кичләренең берсендә минем янга йөргән егетем килде. Мин урамга чыгам дигәч, әби орыша башлады. Ә бабай аның Басканныкы икәнен белгәч: "Чыксын. Басканнар алар тырыш, тату, эшчән кешеләр,"-диде. Шулай итеп, бабай миңа үзенең хәер-фатихасын бирде һәм атна-ун көннән кисәк кенә үлеп китте. Аллага шөкер, ул әйткән сүзләр дөреслеккә туры килде. Менә унтугыз ел мин Баскан авылы килене. Мине әти-әни дә, барлык туганнар да, авыл халкы да яхшы кабул иттеләр. Шушы көнгә кадәр дус һәм тату гомер кичерәбез. Үзем монда килгәннән бирле башлангыч мәктәптә мөдир, укытучы вазыйфаларын башкардым. Быел үзебезгә килгән фаҗигадән соң туганнарыма, авыл халкына ихтирамым, рәхмәтем тагын да арта төште. Көтмәгәндә-уйламаганда йортыбызда янгын чыга, абзарлар яна башлый. Берничә минут эчендә бөтен авыл җыела. Көннәрнең артык кызу, җиләс тору аркасында өйне саклап калып булмасын аңлаган халык, җиһазларны урамга ташый башлый. Мин үзем документлар һәм ике мендәрдән башка бер әйберне дә алып чыга алмадым. "Өй булмагач, бу әйберләр миңа нәрсәгә соң?"-дип елап йөргәнем генә хәтердә. Икенче көнне үк табак-савыты да, кием-салымы да кирәк булды. Менә шул вакытта чыккан әйберләргә карап мин авылдашларыма тагын бер кат елый-елый рәхмәтләр укыдым. Янгыннан калган күмер өемен чистарту, яңа йорт өчен материал ташу, фундамент салу, өйне күтәрү-барысы да өмә белән башкарылды. Барлык туганнар, авылыбызның ир-атлары, 9-11 сыйныф егетләре көн саен килеп булыштылар. Күрше-тирә авыллардан да ярдәм итүчеләр шактый булды. Берәүләр-акчалата, икенчеләре материаллар белән булышты. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, аның ярдәмчесе Вәлия Гыйззәтуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов, бүлек хезмәткәрләре, мәктәпләр коллективлары, "Төзүсервис" җәмгыяте генераль директоры Илфат Хаҗиев, район газчылары җитәкчесе Галимҗан Мөхәммәтҗанов, коммуналь хезмәтләр җәмгыяте директоры Раджив Иванов, "Татавтодор" мастеры Айрат Сабиров, төзелеш материаллары белән ярдәм иткән Фәрит Фазлыев, Рамил Һадиуллин, транспорт белән булышып торучы Илсур Гафиятов, төзелешнең башыннан ахырына кадәр булган Мансур Шиһапов, Илдус Хисамов, Илнар Сабиров, Радик Мәннәнов, "нигез бәлеше" белән өмәчеләрне сыйлаучы Фаягөл, Рәкыя, Рушания апалар, беренчеләрдән булып акчалата ярдәм күрсәткән Баскан һәм Катмыш мәчетләре, беренче көннән үк үз йортына сыендырган, барлык документ эшләрен үз өстенә алган энебез Илдар гаиләсе... Барысына да рәхмәтләр укыйбыз, безгә эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтсын, мондый бәла-казаларны берәүгә дә күрсәтмәсен иде, дибез. Бүген җиткерә торган йортыбызның рәхәтен күреп, тынычлыкта, саулыкта гомер кичерергә язсын инде.

Илмира Хуҗина, Баскан башлангыч мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев