Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әкияттәгедәй хис итәсең

Мамадыш халкы чәршәмбе көнне берьюлы ике искиткеч объект кабул итеп алды. Кыска гына вакыт эчендә Нократ яр буе сигез аттракцион белән тулыландырылды, шәһәребез үзәгендә икенче музыкаль фонтан үзенең моңнарын тирә-юньгә сипте. Аларны тантаналы төстә файдалануга тапшыру чарасында халык шактый җыелган иде. Беренчесенә бигрәк тә балалар сөенде. Рәсми өлешнең беткәнен зур...

Мамадыш халкы чәршәмбе көнне берьюлы ике искиткеч объект кабул итеп алды. Кыска гына вакыт эчендә Нократ яр буе сигез аттракцион белән тулыландырылды, шәһәребез үзәгендә икенче музыкаль фонтан үзенең моңнарын тирә-юньгә сипте. Аларны тантаналы төстә файдалануга тапшыру чарасында халык шактый җыелган иде. Беренчесенә бигрәк тә балалар сөенде. Рәсми өлешнең беткәнен зур түземсезлек белән көттеләр алар. Тасманы кисүгә олысы-кечесе мәйданчыкка агылды. Әлеге вакыйга уңаеннан поездда йөрү, батутларда сикерү, карусельләрдә әйләнү бушлай булды. Бер ай эчендә күзгә күренеп шәһәребезнең гүзәл почмагына әверелгән район мәдәният йорты каршындагы мәйданда да энә төртерлек тә урын юк иде. Икенче төсле музыкаль фонтанның сихри моңга күмелүен сабыр гына көтте шәһәрдәшләребез. Әлеге бүләкләр өчен кечкенә кызы Крестинасы белән аттракционнарга килгән Ольга Столярова, сулы могҗиза тудырганнары өчен Лидия Светчикова, Ринат Миннәхмәтов район җитәкчеләренә, төзүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Район башлыгы Анатолий Иванов әлеге объектларның мамадышлыларга озак еллар хезмәт итүен теләде. Аларга үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм премияләр тапшырды. Шәһәребез тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылачак әлеге вакыйгаларда районыбыз кураторы, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Роман Исланов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев