Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап укысаң, күңел агара

Эчке халәтне нормада тоту өчен рухи дөньяңны әдәби, дини китаплар укып, баетып, җаныңны гел дәвалап торырга кирәк. Җанына дәва җитмәсә, кеше рухи төшенкелеккә бирелә. Юкка гына: "Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара,"- дип әйтмиләрдер. Район үзәк китапханәсендә әдәбият елына карата кичәләр, түгәрәк өстәлләр даими булып тора. Мине, китап...

Эчке халәтне нормада тоту өчен рухи дөньяңны әдәби, дини китаплар укып, баетып, җаныңны гел дәвалап торырга кирәк. Җанына дәва җитмәсә, кеше рухи төшенкелеккә бирелә. Юкка гына: "Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара,"- дип әйтмиләрдер.
Район үзәк китапханәсендә әдәбият елына карата кичәләр, түгәрәк өстәлләр даими булып тора. Мине, китап укырга яратучы буларак, беренче апрельдә "Китап минем тормышымда",-дип исемләнгән түгәрәк өстәлгә чакырдылар. Бик теләп бардым. Атказанган мәдәният эшлеклесе, шагыйрь Вахит ага Галиевның иҗат кичәсе булды. Укучылар аның шигырьләрен укыдылар, аксакалыбызның үзенә сүз бирделәр. Ул узган гомерендәге кайбер вакыйгаларны искә төшереп сөйләгәндә, күзләремә яшь килде. "Тел белән сөйләп, каләм белән язып аңлатып бетереп булмый яшьлектә күргән михнәтләрне, бер телем ипигә тилмергән көннәрне", - диде. Барыбызга да үзенең китапларын бүләк итте.
Белем чишмәсенә барган саен,
Наданлыгым күбрәк чагыла.
Аңлыйм да мин, һәрчак китап эзлим,
Тормышымда авыр чагымда.
Вахит аганың әлеге шигырь юлларын яттан сөйләп йөрим хәзер.
Без соңгы вакытта укыган китаплар буенча фикер алыштык. Очрашу бик тә кызыклы барды. Китапханәче Фәйрүзә Сәлимова, уеннар рәвешендә сораулар биреп, күңелләребезне тагын да күтәреп җибәрде Илгизә Нәзирова башкаруындагы "Яшәү яме" дигән җыр барыбызга да көч-дәрт өстәде. Үзәкләштерелгән китапханәләр мөдире Лилия Шәрифуллина җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшеп, фикерләр алышып утыру барлык кардәшләремә дә бик ошады.
Мөнирә Нәбиуллина, пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X