Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап галим–телсез мөгаллим

Югары һөнәри осталык, хезмәткә иҗади караш, нәтиҗәле юллар эзләү, оештыру сәләте-мәгълүмат-методик үзәк методисты Гүзәлия Сафинага абруй яуларга ярдәм иткән сыйфатлар. Миләүшә Сәләхова, мәгълүмат-методик үзәк методисты 21нче гасыр мәктәбе- медиатекалы, югары технологияле укыту җиһазлары, интернеты, грамоталы китаплары, интерактив укыту әсбаплары булган заманча инфраструктура ул. Ә мәктәп китапханәсе-мәгълүмат, методик һәм культура-агарту үзәге....

Югары һөнәри осталык, хезмәткә иҗади караш, нәтиҗәле юллар эзләү, оештыру сәләте-мәгълүмат-методик үзәк методисты Гүзәлия Сафинага абруй яуларга ярдәм иткән сыйфатлар. Миләүшә Сәләхова, мәгълүмат-методик үзәк методисты 21нче гасыр мәктәбе- медиатекалы, югары технологияле укыту җиһазлары, интернеты, грамоталы китаплары, интерактив укыту әсбаплары булган заманча инфраструктура ул. Ә мәктәп китапханәсе-мәгълүмат, методик һәм культура-агарту үзәге. Бүгенге көндә район мәктәп китапханәләре фонды 102238 китап тәшкил итә, бер укучыга 16 китап туры килә. Узган уку елында 2500000 сумлык китап алынган. Гүзәлия Сафина җитәкләгән 32 мәктәп китапханәчесе укучыларга һәм укытучыларга хезмәт күрсәтә. Барысы да-үз эшләре белән тирәнтен кызыксынучы белгечләр. Район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмат-методик үзәк тарафыннан максатчан эш алып барыла. Мәктәпләр заманча дәреслекләр, методик һәм матур әдәбият белән тулыландырылып тора. Һәр яңа уку елы башында методист район семинарлары, тема буенча тикшерүләр, методик ярдәм күрсәтү турында план кабул итә. Китапханәчеләрне җыеп практик мәсьәләләрне хәл итә. Планлаштыру, отчет төзү, китапларга заказлар бирү, фонд белән эшләү буенча һәркемгә киңәшләр бирә. Семинарлар мәктәп китапханәләре базасында үтә. Китапханәчеләр хезмәттәшләренә үз эшләрен тәкъдир итәләр, иҗади отчет ясыйлар, ачык чаралар үткәрәләр. "Иң яхшы мәктәп китапханәсе" конкурслары ел саен даими уздырыла. Китапханәнең инновацион моделен төзү, заманча технологияләр, юнәлешне үстерүдәге новаторлык идеяләре эштә отышлы кулланыла. Эшчәнлек моңа кадәр китап һәм дәреслекләр фонды тирәсендә генә бөтерелсә, хәзер компьютерлар һәм югары технологияләр хәлне тамырдан үзгәртә. Киң кырлы мәгълүмат ресурсларына юл ачыла. Биредә барлык төр мәгълүмат: китаплар, журналлар, аудио һәм видеочаралар, интернет-ресурслар җыела. Барлык мәктәп китапханәләре интернетка тоташкан. "Яшь китапханәче мәктәбе" уңышлы эшләп килә. Зур тәҗрибәгә, югары компетентлыкка ия методист Гүзәлия Сафина эшчәнлегендә елдан-ел яхшырак нәтиҗәләргә ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев