Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кирәкне ерактан эзләмиләр

Сайтыбызга: "Чебиләр, бәбкәләр ала торган вакыт җитә. Аларга витаминлы өстәмәләр бирү тәртипләрен аңлатып язсагыз иде,"-дигән сорау керде. Шушы уңайдан без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимовка мөрәҗәгать иттек. -Ильяс Габделхаевич, базарда маллар, кош-кортлар өчен төрле биологик өстәмәләр саталар. Аларның кайсыларын алырга ярый? -Андый өстәмәләрне кайларда гына сатмыйлар хәзер. Игътибарны тиз...

Сайтыбызга: "Чебиләр, бәбкәләр ала торган вакыт җитә. Аларга витаминлы өстәмәләр бирү тәртипләрен аңлатып язсагыз иде,"-дигән сорау керде. Шушы уңайдан без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимовка мөрәҗәгать иттек.

-Ильяс Габделхаевич, базарда маллар, кош-кортлар өчен төрле биологик өстәмәләр саталар. Аларның кайсыларын алырга ярый?

-Андый өстәмәләрне кайларда гына сатмыйлар хәзер. Игътибарны тиз җәлеп итсен өчен, кеше күзе төшәрлек ялтыравык пакетларда чыгаралар. Арада ялган товарлар да еш очрый. Иң яхшысы-ветеринария табиблары аша алу. Үзебезнең ике аптекабыз бар. Берсе-ветеринария берләшмәсе бинасында, икенчесе-Ушма аръягындагы ветлабораториядә. Икесенә дә махсус хезмәтләр тарафыннан тикшерүләр үткәрелгән дарулар, витаминлы биологик өстәмәләр генә кайтарыла. Табиблар һәркайсын нинди микъдарда кулланасын яхшылап аңлатып бирәләр. Чебиләргә, каз һәм үрдәк бәпкәләренә кечкенә чакларында витаминнар бик кирәк. Халыкның үтенечен искә алып, соңгы вакытта алардагы ассортиментны тагын да тулыландырдык. Даруларыбыз да күп.

-Кечкенә дусларыбыз, шул ук мал-туар авырса, нинди киңәшләр бирәсез?

-Мондый очракларда ветеринария табибларына шалтыратырга, аларны чакыртырга кирәк. Хайваннар авырганнарын әйтә алмыйлар. Аларның боекканын, күңелсез генә бер почмакка терәлеп торганын күрсәгез, тән температуралары да күтәрелгән икән, озакка сузмагыз. Ветеринария лабораториясендәге табибларыбыз аларга хирургия ярдәме дә күрсәтә алалар.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ильяс Габделхаевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев