Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кинода гына түгел икән

Хезмәттәшебезне соңгы юлга озатып, эш урыныма - шәһәр базарындагы кисокыма керүем булды, сумкамның куйган урында юклыгын күреп, эсселе-суыклы булып киттем. Шушында гына куйдым бит, кем алыр икән?! Күршенекеннән кесә телефоныма шалтырата башладым. Ул сумкада иде. Юк, бернинди тавыш ишетелми! Димәк, сумкамны урлаганнар! Ә анда бөтен документларым, акча. Нишләргә?! Коелып төштем....

Хезмәттәшебезне соңгы юлга озатып, эш урыныма - шәһәр базарындагы кисокыма керүем булды, сумкамның куйган урында юклыгын күреп, эсселе-суыклы булып киттем.

Шушында гына куйдым бит, кем алыр икән?! Күршенекеннән кесә телефоныма шалтырата башладым. Ул сумкада иде. Юк, бернинди тавыш ишетелми! Димәк, сумкамны урлаганнар! Ә анда бөтен документларым, акча. Нишләргә?! Коелып төштем. Янымдагы хезмәттәшләрем, үтеп баручылар: "Мәгънәсе юк, барыбер таба алмыйлар аны",- дип кул селтәсәләр дә, алды-арты хәерле булсын дип, полициягә шалтыраттым. Бик тиз килеп җиттеләр. Базарны тикшерергә, видеокамераларны җентекләп карарга тотындылар. Тәүлек тә узмады, сумкамны эзләп таптылар бит! Моңа кадәр дә дүрт тапкыр хөкем ителгән, төрмәдә утырып кайткан ир урлаган булган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Азат Мозафаров җитәкләгән коллективка рәхмәтләребез чиксез. Бигрәк тә полиция начальнигы Рөстәм Сәләхетдинов, тикшерүче Сергей Самойлов, участковый Андрей Васильев, оперуполномоченный Ильсин Сабиров, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Фәнил Шәйхетдиновларның эшеннән канәгать калдык, һөнәри осталыкларына сокландык. Минем аркада җиде төн уртасына кадәр эштә утырдылар. Ә җинаятьләр көн саен булып тора. Хокук сагында торучылар да кеше вакытында өйләренә кайтып ял итсеннәр дип дога кылдым. Теге угры егетебез дә туры юлга бассын, андый начарлыкларны башка эшләп йөрмәсен иде дип телим.
Гөлсинә Рәхмәтуллина.
Мамадыш шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев