Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Килгәнне көтмәсеннәр иде

Пенсия фонды белән суд приставлары хезмәте елга ике мәртәбә фондка бурычлары булганнарның әҗәтләрен кайтарту максатында айлык үткәрәләр. Аның беренчесе 1нче июньнән башланды. Хәтерегездәме, моннан ике ел элек авылда шәхси эшләрен ачуны күз уңында тотып эшләнгән махсус программада катнашучыларга 58 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде. Аны алучыларның күпчелеген мәшгульлек үзәгендә...

Пенсия фонды белән суд приставлары хезмәте елга ике мәртәбә фондка бурычлары булганнарның әҗәтләрен кайтарту максатында айлык үткәрәләр. Аның беренчесе 1нче июньнән башланды. Хәтерегездәме, моннан ике ел элек авылда шәхси эшләрен ачуны күз уңында тотып эшләнгән махсус программада катнашучыларга 58 мең сумнан артык акча бүлеп бирелде. Аны алучыларның күпчелеген мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар тәшкил итте. Бу Пенсия фонды белән салым инспекцияләренә билгеле бер дәрәҗәдә комачаулык тудырмыйча калмады. Югыйсә, акчаны алганда ук кешеләргә иң беренче нәүбәттә төрле түләүләрдән котылырга кирәклеге ныклап аңлатылды. Кызганычка каршы, күпчелек моны эшләмәде. Пенсия фондының Мамадыш районы буенча баш белгече-эксперты Анатолий Митрофанов сүзләренә караганда, узган ел әҗәтләрне түләттерү буенча меңгә якын башкарма производство төгәлләнгән. Шуңа күрә фонд елга ике мәртәбә айлыклар оештыра. Аның беренчесе 1нче июньдә башланды. Аның кысаларында фонд һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре район буенча рейдларга чыгалар. Шундыйларның берсе узган атнада оештырылды. Нәтиҗәдә алты кешедән-2нче фермада яшәүче Хаҗип Мөгътәсимов, Илдус Сафин (Сәртек авылы), Валерий Шәймөхәммәтов (Мамадыш), Светлана Фәррахова (Югары Сон), Зөлфия Хәмитова (Көек-Ерыкса), Михаил Сямкиннан-80 мең сумга якын акча түләттерелде. Ай башыннан 59 башкарма производство төгәлләнеп, 288 мең сумга якын акча кайтарылган. Кызганычка каршы, пропискада булып та, башка төбәктә яшәүче, эшләүчеләрдән бурычларын түләттерү зур проблема булып кала бирә. Мәсәлән, Пятилетка совхозы бистәсендә берәү элеккеге хуҗалык конторасына (бүген ул ташландык хәлдә) пропискага кергән. Хәзер ул кайда, аны белүче юк. Ә Пенсия фондына бурычы артканнан арта бара. Суд приставы-башкаручысы Радий Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, районыбызда шундый дистәдән артык кеше теркәлгән. Агымдагы елның 1нче июненә узган ел өчен бурычлары булган 283 (3,3 миллион сумлык) башкарма производствоның 42 проценты 58 мең сум акча алганнар өлешенә туры килә икән. Бүгенге көндә Пенсия фондына «Мамадыш азык-төлек корпорациясе» җәмгыяте, «Тәкәнеш» агрофирмасының 2шәр миллион сумнан артык, Пермь краеның Чайковский шәһәреннән Усалига күчкән «Ремонт-эксплуатация предприятиесе» җәмгыятенең - 1873 мең, «Нократ» агрофирмасының - 1131 мең сум бурычлары бар. Бу -алар өлешенә барлык әҗәтләрнең яртысыннан күбрәге туры килә дигән сүз.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев