Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше кадере

Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Миннегөл Муллаәхмәтовага тормыш ике "5"ле куйды. Югары квалификацияле, максатчан, инициативалы, тырыш, принципиаль, яхшы оештыручы, катлаулы социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүдә дөрес юл таба белә торган җитәкче ул. 37 ел хезмәт стажын туплаганда аңа төрлесен күрергә туры килә. "Беркайчан да әзер рецептлар белән эш итмәдек, барысына да тормыш...

Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Миннегөл Муллаәхмәтовага тормыш ике "5"ле куйды. Югары квалификацияле, максатчан, инициативалы, тырыш, принципиаль, яхшы оештыручы, катлаулы социаль-икътисади мәсьәләләрне чишүдә дөрес юл таба белә торган җитәкче ул. 37 ел хезмәт стажын туплаганда аңа төрлесен күрергә туры килә. "Беркайчан да әзер рецептлар белән эш итмәдек, барысына да тормыш үзе өйрәтте,"- дияргә ярата. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган кыз хезмәт юлын 1975нче елда "Ушма" совхозында механизация буенча бухгалтер буларак башлап җибәрә. Һәркемнең эшен үз күзләре белән күреп, бәяләү максатыннан басуларга чыга, фермаларда, төзелешләрдә йөри. Нәрәтләрнең үтәлешен тикшерә, эш процессын өйрәнә. Аннары гомеренең 22 елын "Мамадыш" совхозына багышлый. 20 елы-баш бухгалтер сыйфатында. 2000нче елда, аны нәсел заводына, кеше тапканчы торып тор дип, җитәкче итеп билгелиләр. Илдә үзгәртеп кору башланган чор бу. Даны Россиягә таралган совхозның малларга ашатырга хәтта арыш саламы да юк. Трактор-машиналар ягулыксыз. Тик син хатын-кыз дип, берәү дә ташлама ясарга җыенмый, юк акчаны табарга, барысына да түләргә, малларның баш санын киметмәскә кирәк. Ул вакытларда ниләр кичергәнен үзе генә белә. Командасы белән авырлыкларның барысын да җиңәләр, алдагы кышка мул азык запасы да туплана, бурычларны каплап бетерү мөмкинлекләре табыла, эшчеләргә саллы хезмәт хакы да түли башлый. Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм мәгълүмат университетын да тәмамлый. "Вакытлыча" директорлык ике елга сузыла. Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы итеп билгеләнүгә үк, илдә ташламаларны монеталаштыру башлана. Миннегөл Мирсәетовнаның бөртекләп җыйган тәҗрибәсе, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне көйли, акча белән эш итүнең күп серләрен белүе бу кәнитилне дә уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итә. Ул җитәкчелек итә башлаганнан бирле социаль өлкә нинди генә реформалар кичермәде. Илебездә урнашкан "кыргый капитализм" халыкны сындырып сынады. Дөньяда иң зур кыйммәт иясе-Кеше кадерсезләнде. Нәтиҗәдә авыр тормыш хәлендә калучылар ташкыны пәйда булды. Ә алар барысы да ярдәм сорап әлбәттә идарәгә килә. Кайсына матди, кайсына психологик ярдәм кирәк, моң-зар хәттин ашкан. Биредә һәркемнең проблемаларына диккатьлелек күрсәтәләр. Мамадыш районында үзвакытында балигъ булмаганнар өчен "Өмет" тернәкләндерү үзәге, картлар һәм ятимнәр йортлары, "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ачу- район җитәкчелегенең һәм Миннегөл Мирсәетовнаның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Идарәнең борынгы, ремонттан соң ялт иткән, чәчәкләргә күмелгән административ бинасы үзәктә матур бизәк булып тора. Авыр тормыш хәлендә калучыларга узган ел гына да район бюджетыннан дүрт миллион сумлык адреслы матди ярдәм күрсәтелгән. Миннегөл Муллаәхмәтова-Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Казанның 1000 еллыгы" медаленә, "Татарстан Республикасының социаль яклау отличнигы" күкрәк билгесенә, күп санлы Мактау кәгазьләренә ия дәрәҗәле җитәкче. Гаиләсендә сөекле хатын, әни. Ире Зөфәр Мәгъсүмович спирт заводында бухгалтер, кызлары Айгөл Казан финанс-икътисад университетын тәмамлап, башкалабызның "Россельхозбанк"ында эшли. Аларның "Мамадыш" совхозындагы гөлбакчага әверелгән мәһабәт өйләре үзенә әллә кайлардан тартып тора. Чәчәкләр-Миңле Гөлнең күңел халәте. Бөтен дөньяны чәчәкле, төсле, бар кешеләрне дә бәхетле, бәһале итеп күрәсе килә юбилярның. Әйе, тормыш юлларын һәммәбезгә дә дәрәҗәле, кадерле, иманлы булып үтәргә язсын.

Алсу Спиридонова Миннегөл Муллаәхмәтова. Алексей Шишмагаев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев