Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кесәгә дә яхшы суга

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт быелның 1нче гыйнварыннан 40градуслы аракының минималь сату бәясен 170, коньякныкын 280 сум итеп билгеләү турында карар кабул иткән иде. Бер үк вакытта башка алкоголь продукциясенә дә бәяләр күтәрелде. Шушы уңайдан без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек. СЕРГЕЙ КАРАСЕВ, РайПОның маркетинг бүлеге начальнигы: -Һәр бәя...

Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт быелның 1нче гыйнварыннан 40градуслы аракының минималь сату бәясен 170, коньякныкын 280 сум итеп билгеләү турында карар кабул иткән иде. Бер үк вакытта башка алкоголь продукциясенә дә бәяләр күтәрелде. Шушы уңайдан без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

СЕРГЕЙ КАРАСЕВ, РайПОның маркетинг бүлеге начальнигы:

-Һәр бәя арту безнең сатып алучыларга йогынты ясамый калмый. РайПО һәм районыбызның шәхси эшмәкәрләре кибетләре аракыны халык соравына карап кайтаралар. Ә олы сәүдә челтәрләре бик зур күләмнәрдә сатып алгач, аларга заводлар зур ташламалар ясый. Мисалга иң популяр маркалы аракының берсен алыйк, без аны ике йөз сумнан кыйммәтрәккә сатарга мәҗбүрбез; ә олы сәүдә челтәрләренең Мамадыштагы кайбер кибетләрендә ул хәтта утыз сумга арзанрак. Бу яктан алкоголь продукциясенә бәяләрнең кисәк арттырылуы безнең файдага булмады.

ЗОЯ КУЛУШЕВА, Омар авылы:

-Бер яктан бу яхшы-азрак эчәрләр. Әмма эчә торган кешене моңа карап кына туктатып булса иде! Тагын бер ягы бар: безнең кебек пенсионерларга бик кырын сугачак. Авылда вак-төягеңне эшләтәсе булсаң да аракы сорыйлар бит. Хәзер аның өчен ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк.

БАТЫРША МӨБӘРАКШИН, Арташ авылы, хезмәт ветераны:

-Шундый карар кабул ителүенә без бик шат. Хатын-кызлар, мәчеткә йөрүче әби-бабайлар бигрәк тә канәгать. Безнең кибетче болай да төнге уннан соң бер кешегә дә аракы бирми иде инде. Яшьләрне кыек юлга кереп китүдән саклап калырбыз. Ике йөз сумлык аракы кесәгә бик каты суга ул.

Узган елдан бирле илдә аракы бәясе күтәрелә. Сатып алучылар да моңа битараф карамый. Муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Елена Егоровадан алынган мәгълүматларга караганда, 2011нче елда районыбызда 75,2 мең дал (1 дал=10 литр) алкогольле продукция сатылган булган. Былтыргы күрсәткеч: 71 мең дал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев