Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләре сау-сәламәт егетләр

Көмеш Күл авылында яшәүче Гатиннарның өенә килеп кергәндә, салкын йөгерергә өлгергән тәнем ике мөлаем егетнең елмаюлы карашларын күрүгә, шунда ук җылынып китте. Икесе дә тыйнак кына, акрын гына исәнләштеләр алар. Беренче карашка оялчан күренгән малайлар белән әңгәмә кору авыр булыр кебек тоелган иде. Әмма тора-бара уртак тел таба алдык. Тиздән...

Көмеш Күл авылында яшәүче Гатиннарның өенә килеп кергәндә, салкын йөгерергә өлгергән тәнем ике мөлаем егетнең елмаюлы карашларын күрүгә, шунда ук җылынып китте. Икесе дә тыйнак кына, акрын гына исәнләштеләр алар.
Беренче карашка оялчан күренгән малайлар белән әңгәмә кору авыр булыр кебек тоелган иде. Әмма тора-бара уртак тел таба алдык. Тиздән 15 яшен тутырачак Рәмис белән 14 яшьлек Нәфис Кубельберг-Веландер арка амиотрофиясе белән авырыйлар икән.
Малайларга кадәр Валентина һәм Хафиз Гатиннарның бер уллары, кызлары була. Рәмисне алар уллары Сергейны тапканнан соң ун ел узгач алып кайтканнар. Бер елдан соң Нәфис дөньяга аваз салган. Авырулары ачыклангач, әти- әниләр тикшеренү узалар. Нәтиҗәдә, әлеге авыру Хафиз абыйларның нәселеннән килүе ачыклана.
-Миңа табиблар балаларны иртәрәк тапсаң, яисә кыз тудырсаң, яхшырак булыр иде диделәр. Нишлисең бит, Ходай шулай язгандыр инде.
Аның тавышында бернинди үкенү билгеләре сизмәдем мин. Киресенчә, ул ике улының да башларыннан сыйпап алды. Әмма алар башларын тизрәк тартып алдылар: оялдылар, күрәсең. Ни әйтсәң дә, үсеп җитеп килүче егетләр бит инде алар.
Рәмис тә, Нәфис тә җәнлекләр яраталар. Бүген алар карамагында дүрт ангорка, ике диңгез свинкасы. Соңгылары бигрәк тә сөйкемле җанварлар булып чыктылар. Кулымны сузарга омтылган идем, ят кеше икәнемне әллә каян белделәр. Гоша белән Пеструшка (аларның исемнәре) малайлар кулында берничә минуттан изрәп йоклап та киттеләр. Аннан тыш өй эчендә Рәмис һәм Нәфис иҗат иткән оригами җимешләреннән күзләр камашырлык. Бигрәк тә кошлар ясарга яраталар алар. Мәктәптә укулары да начар түгел. Тарих дәресләрен зур түземсезлек белән көтеп алалар. Физкультура дәресләрендә дә тик утырырга яратмыйлар икән үзләре. Олысы - баскетболны, кечесе волейболны үз итәләр. Телевизордан хоккей карарга яраталар. Яраткан командалары - Казанның "Ак Барс" клубы. Алардан команданың һәр уенчысы турында тиешле мәгълүматны алырга була. Тормыштагы хыяллары: Рәмиснең - ветеринария табибы, Нәфиснең таксист буласылары килә. Бүген алар, сәламәтлекләре авыр физик эш башкарырга мөмкинлек бирмәсә дә, шәхси хуҗалыкларында ике үгез, бер сыер, тана асрауда әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре. Печән салышалар, маллар асларын чистартышалар. Валентина апа сүзләренә караганда, алар өйдә берни эшләмәсәләр дә, сүз әйтүче юк.
-Нишлисең бит, тынгысыз шул алар. Моннан ике ел элек иске телевизорларны сүтеп, аның төзелеше белән танышканнан соң, яңадан, аларны эшли торган итеп җыйдылар. Гел өйдә генә дә ятмыйлар. Дуслары бар. Рәмис Илдар Әхмәтшин белән кечкенәдән үк бергә уйнап үстеләр. Бүген дә алар аерылмас дуслар. Нәфиснең дусты Шамил Гильмановка да рәхмәтле без, - ди ана кеше.
Авырулары гомерлек булганга малайларны төрле процедуралардан өзмиләр өлкән Гатиннар. Аларга даими төстә дәвалау физкультурасы, массаж ясала, саз белән дәвалау курслары уздырыла. Тернәкләнү үзәкләренә, санаторийларга баралар. Төрле витаминнар, дарулар өчен күпме акча тотылуын алар инде санап тормыйлар. Авырулары һава торышы кискен үзгәргәндә нык сиздерә. Кечкенә чакта авыртуга түзә алмыйча елаган кичәге сабыйлар, барысын да чын ирләрчә, тешләрен кысып, әти-әниләренә сиздермәскә тырышалар. Хафиз абый белән Валентина апа улларының киләчәкләренең бәхетле, тормышларының җитеш булуларын телиләр, шуңа омтылалар. Бүген алар үз көчләре белән йортларын зурайтырга алынганнар. Блоктан янкорма төзеп куелган инде. Алла боерган булса, малайларның үз бүлмәләре дә булачак үзгәртелгән йортта...
Ачның хәлен тук белми дигәндәй, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең җан сыкрануларын сәламәт кешеләр ишетсә дә, аңлап бетермиләр кебек. Дөрес, урамда берәр инвалидны күрсәк, бер мизгелгә генә күңелләребез йомшарып китә, кызгану хисләре уяна. Әмма бу бер мизгелгә генә шул, чөнки без яңадан дөнья мәшәкатьләренә чумып, ул хисләрне онытабыз. Кызганыч, бу - ачы хакыйкать.
Белешмә
Әлеге авыру - арка амиотрофия авыруларының бер төре. Ул акрын гына прогрессивлаша. Аның билгеләре булып гәүдә мускулларындагы авыру акрынлап кына аяк-кулларга күчүендә чагыла. Гомуми хәлсезлеккә сәбәпче дә ул. Әлеге авыру өч яшьтән алып унҗиде яшькәчә балаларда күзәтелә. Гәүдәнең массасы артуга да китерергә мөмкин. Әлеге авырулы кешеләр тирән картлыкка чаклы яшәргә, мөстәкыйль хәрәкәтләнергә мөмкиннәр. Ул генетик авырулар рәтенә керә.
Николай Җөриле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев