Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелгә авыл якын

Биш ел вакыт эчендә фермерлык хуҗалыгын шулай ук киң җәелдерүчеләрне бүгенгә кадәр күргәнем юк иде әле. Чулман елгасының икенче ярында урнашкан Яңа Закамскийда Захарьевлар терлек үрчетүнең һәр тармагын колачларга өлгергәннәр. Гөлназ Мөхәммәтҗанова "Кызык өчен, тырышып карыйк әле дип кенә тотынган эш иде бу. Бер сыер тотудан башлаган хуҗалыкны менә шулай...

Биш ел вакыт эчендә фермерлык хуҗалыгын шулай ук киң җәелдерүчеләрне бүгенгә кадәр күргәнем юк иде әле. Чулман елгасының икенче ярында урнашкан Яңа Закамскийда Захарьевлар терлек үрчетүнең һәр тармагын колачларга өлгергәннәр. Гөлназ Мөхәммәтҗанова "Кызык өчен, тырышып карыйк әле дип кенә тотынган эш иде бу. Бер сыер тотудан башлаган хуҗалыкны менә шулай киңәйтербез, берәр заман фермерлар булырбыз дип башыма да килгәнем булмады",-ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Анжела Захарьева. Шул сыерын саварга өйрәнә, ул бозаулагач терлек асрауның тәмен һәм файдасын сизеп алып, тагын да җаваплырак эшкә тотына. Бүгенге көнгә хуҗалыкта ике савым сыер, ике бозау, 250 баш сарык, 100гә якын тавык тоталар. Тавыкларның да гадиләрен генә түгел, биш төрле нәселдәгеләрен алганнар. Сарыкларны көн саен көтүгә махсус эшкә алынган хезмәткәрләр йөртә. Терлекчелекнең бу төре белән әле быел гына шөгыльләнә башлаганнар. Алар өчен вакытлыча утар ясап куелган. Тиздән малларны кышлату өчен бина төзелешенә тотынмакчылар. Хуҗабикә аны терлекләр өчен уңайлы, үзләре өчен күңелгә ятышлы, матур, күз явын алырлык булырга тиеш дип күзаллый. Сыерлар өчен җиткерелгән абзарлары нәкъ шулай килеп чыккан да инде. Беренче карашка бу бинаны без бигрәк матур-мунчамы, җәйге өйме төзегәннәр дип уйладык. "Киләсе елга килсәгез, бу урында тагын бер шундыйрак бина булачак",-ди Анжела ханым, бер ниятләгән эшләрен озакка сузмый тормышка ашырачакларын искәртеп. Әле быел "Лизинг-грант" программасында катнашырга да исәплиләр. Документлар тапшырылган. Барысы да уңышлы килеп чыккан очракта, хуҗалыкта үз тракторлары булачак. Ит, йомырка, сөт ризыклары-бар да экологик яктан чиста, үзең җитештергән продукция. Аларны сатуда бернинди проблемалар да юк. Захарьевлар, дистә еллар шәһәр җирендә яшәгәннән соң, авылда әнә шулай күпкә яхшырак яшәргә, хөкүмәт эшенә йөргәннән күбрәк акча эшләргә мөмкин булуын аңлап, шушында фермерлык хуҗалыгын тагын да киңәйтергә, шушы нигездә тулы тормыш алып барырга ниятлиләр. Гаилә башлыгы Геннадий да эштән кайткач маллар янында. 17 яшьлек уллары Герман да киләчәген шушы ук тармакта күз алдына китерә. Алар өчен авылда тир түгеп эшләү, үз хуҗалыгыңдагы муллыкка сөенеп яшәү шау-шулы шәһәр тормышыннан күпкә өстенрәк.

Анасы баш тарткан сарык бәтиләрен менә шулай кадерләп үстерәләр.

Раил Хәбибуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев