Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңеле тулы бизәк

Норма авылында яшәүче Илнур Газизовның шаярып кына башлаган эше гаиләгә өстәмә табыш китерүче шөгыльгә әверелгән. Илнур Кече Кирмән мәктәбендә хуҗалык эшләре мөдире, хатыны Наилә шул коллективта пешекче булып эшлиләр. Көндәлек тормышның буш вакытларын Илнур әрәмгә үткәрми. Ишегалдындагы иске йортны остаханә иткән. Биредән даими рәвештә эш кораллары тавышы ишетелә. "Бу һөнәргә...

Норма авылында яшәүче Илнур Газизовның шаярып кына башлаган эше гаиләгә өстәмә табыш китерүче шөгыльгә әверелгән. Илнур Кече Кирмән мәктәбендә хуҗалык эшләре мөдире, хатыны Наилә шул коллективта пешекче булып эшлиләр. Көндәлек тормышның буш вакытларын Илнур әрәмгә үткәрми. Ишегалдындагы иске йортны остаханә иткән. Биредән даими рәвештә эш кораллары тавышы ишетелә. "Бу һөнәргә тормышта кирәге чыкмый калмас,"-дип тотынган идем. Хәзер бар күңелемне биреп эшлим. Иҗат җимешләрем авылдагы күп йортта бар",-ди Илнур. Материалларны үзе таба. Күбесенчә юкә агачы белән эшләргә ярата. Заказлар берсе артыннан икенчесе килеп тора. Аеруча тәрәзә йөзлекләренә сорау зур. Аларның берсен ясау өчен тулы бер көн кирәк. Бүгенге көндә остаханәсендә нинди генә эш кораллары юк, барлык төр йорт кирәк-яракларын иҗат итә. Ә иң беренче эше китап киштәсе булган. "Ул чагында кул стругым, пычак белән чүкечем бар иде. Кеше үтенеп сорагач, әмәлләп бирдем. Хәзер искә төшәрәм дә, эшемнең сыйфаты өчен оялып куям,"-дип искә ала ул. Сызымнарны күбесенчә үзе уйлап таба. Кичтән күз алдына китереп йөри дә, иртән кәгазьгә төшерә, аннан шаблон ясый. Быел калайны бизәкләү эшен үзләштергән. Чөнки хәзер шундый төр эшләнмәләргә сорау арта. "Агачны да, калайны нәкышлау да катлаулы. Иң мөһиме-күңелне биреп эшләргә кирәк. Шул чагында авырлыгын сизмисең, могҗизалар тудырырга була",-ди остакул.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев