Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көч барда эшлибез әле

Умартачылык һәм игенчелек белән генә чикләнмәячәк. Урта Кирмән авылы фермеры Рәкыйф Гатин терлекчелек өлкәсен дә колачларга ниятли. Рәкыйф Гатин хакында авыл хуҗалыгының һәр өлкәсен колачлап, актив тормыш рәвеше алып бара дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Бүгенге көндә 200 баш умартасы, 90 гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Уңыштан зарланмый. Елына карата...

Умартачылык һәм игенчелек белән генә чикләнмәячәк. Урта Кирмән авылы фермеры Рәкыйф Гатин терлекчелек өлкәсен дә колачларга ниятли. Рәкыйф Гатин хакында авыл хуҗалыгының һәр өлкәсен колачлап, актив тормыш рәвеше алып бара дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Бүгенге көндә 200 баш умартасы, 90 гектардан артык сөрүлек җирләре бар. Уңыштан зарланмый. Елына карата балы да, икмәге дә яхшы булган. "Көткән нәтиҗәне алдык дип әйтергә мөмкин. Зарланырлык түгел. Солы белән бодай бик яхшы уңды. Арпада гына бераз югалту бар",- ди ул. Киләсе елга да сөрүлек мәйданнарын киметмәячәк. Чәчүлек материалы әзер инде. Быелгы ашлыкның күпчелеген авылдашлары алып бетергән. Теләүчеләр икмәкләтә алган, сораучыларга фураж итеп тә биргәннәр. "Халыкка саттык. Түбән Ушма, Сон авылларыннан да килделәр. Күмәртәләп тә килеп алабыз, дигәннәр иде дә, авылдашларга кирәк булгач, калдырып тордым",- ди фермер. Ул быел чираттагы олы эшкә керешкән. Узган ел Арташ авылында егермегә сигез метр зурлыгында склад төзеп куйган иде. Бу көннәрдә шуның янәшәсендә унбергә утыз метр зурлыгындагы сарайга нигез сала башлаганнар. "Мал үрчетергә исәпләп торабыз. Симертүдәге үгезләр булырмы, савым сыерлары алырбызмы, анысын әлегә хәл итмәдек. Иң мөһиме төзергә кирәк. Атна-ун көн элек башлаган идек, быел һава шартлары мөмкинлек бирсә, булдыра алганча эшләп калабыз",- диде ул. Сарай 25 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнәчәк. Аны төзү өчен якынча 3 миллион сум акча кирәк. Рәкыйф Гатин авыл хуҗалыгы министрлыгы программасында катнашырга һәм район хакимияте ярдәменә дә өметләнә. Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев