Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәбисә ел галәмәте

Кичен йокыга ятар алдыннан көндез башкарган эшләремә нәтиҗә ясыйм, иртәгәсенә планнарымны барлап куям. Бу миңа күңел тынычлыгы бирә. Бер кичне йокларга яткач, кинәт кенә быелның кәбисә ел икәне искә төшеп китте. Шундый елларда миңа берничә куркыныч вакыйгага тарырга туры килгән иде. Шуңа күрә мин кәбисәгә шикләнеп карыйм, ырымнарга ышанмасам да,...

Кичен йокыга ятар алдыннан көндез башкарган эшләремә нәтиҗә ясыйм, иртәгәсенә планнарымны барлап куям. Бу миңа күңел тынычлыгы бирә. Бер кичне йокларга яткач, кинәт кенә быелның кәбисә ел икәне искә төшеп китте. Шундый елларда миңа берничә куркыныч вакыйгага тарырга туры килгән иде. Шуңа күрә мин кәбисәгә шикләнеп карыйм, ырымнарга ышанмасам да, аны куркып кабул итәм. Быел хәвеф-хәтәрләрсез генә үтеп китә бугай, дип иртә тынычланганмын икән. Без тормыш иптәшем Фәхринур белән дару үләннәре, гөмбә җыярга яратабыз. 24нче июль көнне иртән иртүк урманга чыгып киттек. Карчыгым эчкәре кереп китте дә, юкка чыкты. Сәгатьләр буе аның исемен кычкыру да ярдәм итмәде. Мин Ишкигә кайттым да, күршеләргә хәлне аңлаттым. Бөтен авыл халкы белән урманга киттек. Эзләвебез нәтиҗә бирмәде. Кире кайтып, полициягә, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә хәбәр итәргә мәҗбүр булдым. Берзаман яңгыр ява башлады. Агач-куакларга кагылган саен, өскә су коела. Көн дә караңгыланды. Шулай булуга карамастан, авылдашларымның берсе дә кайтып китмәде. Соңыннан билгеле булганча, Фәхринур урманда адашып тирән елгаларга төшеп, сулы сазламыкларда азапланып йөргән дә, төнне урманда кунып уздырган. Таң беленгәндә юлын дәвам итеп, Югары Сон басуына килеп чыккан. Шушы авылда яшәүче Рауза һәм Рәсимә Хөснуллиналар аның юеш өс-киемен алыштырганнар, яңа гына аертылган бал белән чәй эчерткәннәр. Аннары Ишки авыл җирлегенә чылтыратып Фәхринурның кайдалыгын хәбәр иткәннәр. Җирлек башлыгы Фәрит Хәбиев үз машинасы белән барып алып кайтты аны. Моның өчен аңарга, карчыгымны эзләүдә ярдәм иткән авылдашларыма, полиция һәм ГТХ бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтле без. Икенче көнне тагын афәт сагалап торган икән безне. Кичен кинәт кенә өй эчендә футбол тубы зурлыгындагы ут шары пәйда булды. Ул каты итеп шартлады да, шартлау дулкыны безне идәнгә егып салды. Мондый галәмәтне гомеремдә тәүге мәртәбә генә күрүем. Физика фәненнән билгеле булганча, яшен шары бушанганда 30 мең вольт энергия бүлеп чыгара икән. Безнең өй эчендә шартлаганы телефонны, телевизорны яндырган, әлеге афәткә кадәр егерме көн элек кенә алган газ казанын суккан, телевизор антенналарын, электр җиһазларының барысын да сафтан чыгарган. Әле дә хәтеремдә, шартлаудан соң өй дер селкенеп куйды. Ярый әле өй ишеген, бөркү, эссе һавадан котылу өчен, күрәсең, ачып куйган булганбыз. Әгәр ул ябык булса, шартлау бөтен тәрәзәләрне коеп төшерер иде. Аллам саклагандыр инде, безнең үзебезгә зыян килмәде. Дөрес, миңа унбер көн район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә ятып чыгарга туры килде. Алда әле тагын башланмаган дүрт ай бар. Кәбисә елы башка "бүләкләр" әзерләмәс, шәт.

Кави Морзаханов, Ишки авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев