Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казлы балачак

Җылы. Күңелгә шундый рәхәт. Урамнан керәсе дә килми. Туган авылыма кайттым. Казлар йомырка сала башлаган. Казлар безнең авылның мактанычы. Ә минем исемә балачак килеп төште. Мәрхүм әтием һәр елны казларны алыштыра иде. Безнең авылга урыс авыллары якын. Көз көне шунда барып 7 баш - ана, 2 ата каз алып кайта...

Җылы. Күңелгә шундый рәхәт. Урамнан керәсе дә килми. Туган авылыма кайттым. Казлар йомырка сала башлаган. Казлар безнең авылның мактанычы. Ә минем исемә балачак килеп төште.
Мәрхүм әтием һәр елны казларны алыштыра иде. Безнең авылга урыс авыллары якын. Көз көне шунда барып 7 баш - ана, 2 ата каз алып кайта иде. Менә шул казларны кыш буе ашатып, тәрбияләп чыга идек. Без гаиләдә сигез бала үстек. Әле дә хәтерлим, ата каздан бик курка идек. Ишек алдына чыгуга таларга дип өскә килә иде. Бер апамның ата казга көянтә белән сугып үтерә язганы әле дә хәтердә. Әни белән казны өйгә алып кереп, катыклы сулар эчертеп кенә айныттык. Яз көне казларны һәр көнне йомырка салырга өйгә алып керә, алып чыга идек. Аларны күзәтүе бик күңелле! Тартмага салам тутырып, әни казларны карават астына урнаштыра. Алар исә саламнарны ошатмыйча, томшыклары белән аны әле болайга, әле тегеләйгә алып куялар. Карап торсаң, муенын сузып тешләп алырга да күп сорамый. Йомырка салуга казны урамга чыгарып җибәрәсең. Чөнки вакытында чыгармасаң, өйне пычратып бетерәләр. Аннан җидесе җиде ояда бәби чыгара башлыйлар. Ике атнадан әни йомыркаларны ут яктысында әйләндереп карый. Утка куйгач: «Бу йомырканың бәбкәсе юк, ә монысы, күрәсеңме, бәбкәле», - дип, карандашны төкерекләп, аларны билгеләп куя иде. Бәбкәләре чыккач, аларны җылы урынга - морҗа буена куялар. Урамга чыгара башлагач, аларны саклыйсы да бар әле. Утырам шулай бервакыт китап укып, бәбкә саклап. Яр буеннан бер карга менеп килә. Башта чатанлап килде, бик жәлләдем үзен һәм бер бәбкәне биреп җибәрдем. Кайткач әнигә: "Әни аксаклап килде бит ул, жәлләдем", дип акландым. Әни орышмады, әйбәтләп аңлатты гына. Шул вакыйгадан соң бәбкәләрне яхшылап сакладым. Каргаларга бер дә бирмәдем. Яңгырга эләгеп бибиләр белән үземнең дә елаганны исәпкә алмаганда, бүтән хәвеф-хәтәр булмады.
Хәзер "әзер" казлар гына сатып алалар шул. Замана балаларының кесәсендә - телефон, алларында - ноутбук. Телиләр икән - кино карыйлар, музыка тыңлыйлар. Бәбкә саклап мәшәкатьләнмиләр. Шулай да, үзең бастырып чыгарган бәбкәләргә җитми инде. Хәзер элеккеге кебек каргалар, тилгәннәр дә әллә ни күренми бугай.
Фирая МИНГАЛИЕВА.
Мамадыш шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев