Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды

Казан шәһәре Милли мәдәни үзәгендә Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республика күләм корылтае булып узды. Корылтай мөфти Камил хәзрәтнең Коръән укуы, баш казый Җәлил хәзрәтнең дога кылуы белән башланып китте. Корылтай утырышы мәртәбәле кунакларның тәбрикләү- чыгышлары, делегатларның чыгышлары белән үрелеп барды. Татарстан мөселман хатын кызлар иҗтимагый берлеге рәисе Наилә...

Казан шәһәре Милли мәдәни үзәгендә Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республика күләм корылтае булып узды. Корылтай мөфти Камил хәзрәтнең Коръән укуы, баш казый Җәлил хәзрәтнең дога кылуы белән башланып китте. Корылтай утырышы мәртәбәле кунакларның тәбрикләү- чыгышлары, делегатларның чыгышлары белән үрелеп барды. Татарстан мөселман хатын кызлар иҗтимагый берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншинаның доклады аеруча игътибар белән тыңланды, мөслимәләр эшчәнлегенә файдалы мәгълүматлар төпле киңәшләр, тәкъдимнәр җиткерелде. Киңәш тәкъдимнәре исәпкә алып мөслимәләр эшчәнлегенә юнәлешләр билгеләп резолюция кабул ителде. Яхшы эшләүче җирле мөслимәләр берлеге җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан мөселман хатын кызлары берлеге рәисенең Рәхмәт хаты белән шәһәребездән Әлфира абыстай Миннегалиева да бүләкләнде. Корылтай эше өйләгә кадәр дәвам итте.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев