Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Картаймас аларның йөрәге

Өлкәннәр көне декадасында районыбыз җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ветераннарыбызга өч миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелде. Бу турыда узган җомга көнне район мәдәният йортында үткән "Дан минуты" дип исемләнгән мәдәни чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хәбәр итте. Николай Зюрин Өлкәннәребез арасында тормыш авырлыкларыннан зарланмыйча, үзләренә шөгыль...

Өлкәннәр көне декадасында районыбыз җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ветераннарыбызга өч миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелде. Бу турыда узган җомга көнне район мәдәният йортында үткән "Дан минуты" дип исемләнгән мәдәни чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хәбәр итте. Николай Зюрин Өлкәннәребез арасында тормыш авырлыкларыннан зарланмыйча, үзләренә шөгыль табып яшәүчеләр дә шактый. Шундыйларның берничәсе, картаймас йөрәклеләре сәләтләрен район мәдәният йортында күрсәттеләр. Олыяз авылыннан Азат Һадиев лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый. Ул менә дигән рәссам да, оста гармунчы да. Аның картиналарында туган як матурлыгына мәдхия җырлана, кулындагы гармуныннан моңлы татар көйләре сибелә. Камил Хисмәтовны белмәгән кешене, спорттан артта калганнар рәтенә кертергә кирәктер. Нинди төрләр белән генә шөгыльләнми ул. Гер күтәрү буенча яшьләрнең дә борынына чиертә. Аның ике кулында авыр снарядларны мамык урынына чөюен, төрле күнегүләр ясавын залда утыручы кордашлары, яшьрәк тамашачылар зур алкышларга күмделәр. Тулбайдан Гөлсәрия Шәфигуллина җептән нинди генә киемнәр бәйләми икән. Аның иҗат җимешләрен кигән кызлар үзгә бер мода күрсәттеләр. Гөлсәрия апа матур итеп җырлый да. Аның төбәктәшләре Котдүс Туйчин белән Фәрит Гәрәвның оста җырчылар икәнлеген сәнгать сөючеләр яхшы беләләр. Илфат Шәйхетдинов буш вакытларында кәрҗин дә үрә, бияләй, баш киемнәре, оекбашлар да бәйли. Рәкыйп Зыятдинов баянда сул кулы белән дә оста итеп уйнавы белән тамашачыларны үзенә әсир итте. Владимир авылыннан Василий Петров 27 ел элек клиник үлем кичергән кеше. Аннан котылгач, күпкырлы сәләте ачыла. Аның өчен кышкы салкыннар, үзе әйтмешли, пүчтәк кенә. Пәлтәнең, киез итекләрнең ни икәнен "оныткан" инде ул. Василий дәдәй чыныгуның үз алымнарын булдырган. Ул аларның берничәсе белән тамашачыларны да таныштырды. Аның өстенә шигырьләр дә яза икән. Бер иҗат җимешен якташ композиторыбыз Илфат Дәүләтшин көйгә дә салган. Әлеге җыр Георгий Ибушев тарафыннан зур сәхнәләрдән башкарыла. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Луиза Мисбахова да- күпкырлы талант иясе. Район мәдәният йорты каршындагы халык театрының төп артисты иде ул заманында. Бу көнне Луиза ханым шаян номер белән тамашачыларны көлдерде. Район сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барган чарадан соң Илнар Хафизов унбер ялгыз өлкән кешегә кәрәзле телефоннар, югарыда телгә алынган язма геройларына бүләкләр тапшырды. Шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәпнең берничә укучысы, декада барышында зур күләмдә иганәчелек ярдәме күрсәткән эшмәкәрләр да билгеләп үтелде.

Олыяздан Азат Һадиев рәсем ясау осталыгын күрсәтә. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев