Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карашлары күңелебезне җылытты

Тышта салкын булса да, Мамадыш район үзәк сырхауханәсе бүлегендә үзеңне өеңдә кебек хис итәсең. Чөнки анда синең сәламәтлегеңне кайгыртучы хатын-кызлар табибы Миләүшә Разин кызы Вилданова эшли. Чир кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Килеп керсәң, елмаеп каршы алучы, файдалы киңәшләрен бирүче Миләүшә Вилданованы хөрмәт итәбез....

Тышта салкын булса да, Мамадыш район үзәк сырхауханәсе бүлегендә үзеңне өеңдә кебек хис итәсең. Чөнки анда синең сәламәтлегеңне кайгыртучы хатын-кызлар табибы Миләүшә Разин кызы Вилданова эшли. Чир кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Килеп керсәң, елмаеп каршы алучы, файдалы киңәшләрен бирүче Миләүшә Вилданованы хөрмәт итәбез. Ул борчылырга урын калдырмыйча аңлата. Үз эшенең алыштыргысыз остасы, илһам бирүче, яктылык өләшүче. Һәрвакыт шулай мөлаем, мәхәббәт нуры сибүче булып калыгыз. Күңелләрегездә яшәү дәрте сүнмәсен. Сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәхет-шатлык телибез. Улыгыз Азатның кадер-хөрмәтендә яшәгезне теләп калабыз.

Суфия һәм Фәрит Мөгътәсимовлар. Мамадыш районы, Уразбахты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев