Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Канунны әйләнеп узма

Коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелегенә аңа каршы торуның хокукый нигезләрен камилләштергән очракта гына ирешә алачакбыз. Һәркем закон буенча яшәргә һәм эшләргә бурычлы. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА Казанның "Корстон" комплексында Россия федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең хокукый һәм институциональ нигезләренә багышланган Бөтенроссия фәнни-практик конференция узды. Аларны хәл итү ысулларының проблемалары буенча да сүз алып...

Коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелегенә аңа каршы торуның хокукый нигезләрен камилләштергән очракта гына ирешә алачакбыз. Һәркем закон буенча яшәргә һәм эшләргә бурычлы.

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

Казанның "Корстон" комплексында Россия федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең хокукый һәм институциональ нигезләренә багышланган Бөтенроссия фәнни-практик конференция узды. Аларны хәл итү ысулларының проблемалары буенча да сүз алып барылды. Әлеге чараны оештыручылар-Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы закончалык һәм чагыштырмача хокук белем бирү институты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыенының Федераль Советы Рәисе Валентина Матвиенко, РФ Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте Аппараты, федераль дәүләт органнары вәкилләре катнашты. Коррупцияне кисәтү буенча эшне оештыруның проблемалы мәсьәләләрен хәл итүнең юлларын эзләү, Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча бердәм якын килүне булдыруга багышланган әлеге чарада РФнең 33 регионыннан һәм 8 федераль округыннан килгәннәр иде. Татарстан Президенты үзенең чыгышында җөмһүриятебездә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге буенча зур тәҗрибә туплануын ассызыклап үтте. Шул ук вакытта башка төбәкләрнең тәҗрибәләрен өйрәнү дә комачау итмәс. "Коррупциягә каршы көрәш федераль һәм региональ дәрәҗәдә системалы төс ала, барлык хокукый актлар да кабул ителде," - диде РФнең Федераль Совет Рәисе Валентина Матвиенко. 2012нче елда бу юнәлештәге 50 меңгә якын җинаять ачылды. Ул бу өлкәдә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен ассызыклап үтте. Бу турыда ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте буенча Идарә начальнигы Марс Бәдретдинов та сөйләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коррупциянең тамырына балта чабу өчен шартларның берсе - власть эшчәнлегенең ачыклыгы дип белдерде. "Түрә" һәм "коррупция" төшенчәләре арасына тигезлек билгесе кую даирәнең таркалуына китерә. Соңгы вакыттагы зур яңгыраш тапкан отставкалар җаваплы затларның эшчәнлегендә әле "ак тап"ларның күп булуын күрсәтте. Әмма катгый чаралар белән генә проблеманы хәл итеп бетерп булмый. Моның өчен гражданнарның дәүләт хезмәте пакетларына керү мөмкинлекләрен җиңеләйтергә кирәк. Шулай булмаганда демократик кыйммәтләрнең очсызлануыннан качып булмаячак. Конференциядә Валентина Матвиенконың гражданлык җәмгыяте институтлары, гражданнар контроле -бүген дүртенче власть, дигән сүзләре конференциянең лейтмотивына әверелде. Безнең кануннар нигезендә коррупция белән бәйле күренешләрне кабул итмәү ятарга тиеш. Ришвәт алучылар намуслы кешеләрнең кул биреп исәнләшүенә лаек түгел. Минемчә, моннан да нигезле аргумент бүгенге көндә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев