Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камиллеккә чикләр юк

Матурлыкны саклый һәм арттыра барырга өйрәнеп җиткәч, үзебезне цивилизацияле шәһәрдә яшибез дип әйтә алачакбыз. МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ Шәһәребезнең былтыр Татарстанның иң төзек шәһәре булып танылу, Россия күләмендә өченче урыннарны алу фактлары үзләре генә дә бик күп нәрсә сөйли. Кунакларыбыз да, чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз да аның елдан-ел матурлана, төзекләнә баруына сокланалар....

Матурлыкны саклый һәм арттыра барырга өйрәнеп җиткәч, үзебезне цивилизацияле шәһәрдә яшибез дип әйтә алачакбыз.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

Шәһәребезнең былтыр Татарстанның иң төзек шәһәре булып танылу, Россия күләмендә өченче урыннарны алу фактлары үзләре генә дә бик күп нәрсә сөйли. Кунакларыбыз да, чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз да аның елдан-ел матурлана, төзекләнә баруына сокланалар. Районыбыз җитәкчелегенең аны тагын да күркәмрәк итү турында планнары күплегенә узган атнаның пәнҗешәмбесендә үткән шәһәр Советының киңәйтелгән утырышында тагын бер тапкыр ышандык. Мамадышта 170 урам һәм тыкрык бар икән инде хәзер. Аларның егерме алтысы соңгы дүрт елда гына барлыкка килгән. "Кырык процент урамнарыбызга таш та җәелмәгән,"-диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Быел яңа урамнарга унике километр таш җәяргә планлаштырылган. УПТК коллективы башкарачак бу эшләрне. Ком туплый башлаганнар инде. Ике ел эчендә Мамадышта тротуарларга һәм мәйданнарга барысы егерме биш мең квадрат метр брусчатка җәелгән иде. Быел әлеге эшләр дәвам итәчәк. Район һәм шәһәр җитәкчелегенең халыкка бу мәсьәләгә кагылышлы үз үтенече дә бар. Кыйммәтле брусчатка җәелгәч, аның өстенә авыр йөк машиналары белән кереп ваттырмасыннар иде. "Эшчәнлектә мөһим юнәлешләрнең берсе-су белән тәэмин итү булачак,"-диде муниципаль районыбыз һәм шәһәребез башлыгы Анатолий Иванов. Мамадыштагы суүткәргечләрнең яртысына якыны тузган. Җәй җитүгә су җитми башлый. Былтыр Төньяк микрорайонда ун километр яңа линия эшләнгән иде. Өч яңа скважина борауланган. "Барлык суыртылган суның 30 проценты югала,"-дип белдерде утырышта чыгыш ясаган "Водоканал" вәкиле. Малмыжка чишмәсеннән сузылачак яңа линияне проектлау башлана. Ә шәһәребезгә чистарту корылмалары салу тиздән тормышка ашырыла башлаячак федераль программага кертеләчәк. "Быелның иң төп мәсьәләсе-тузган торакны бетерү,"-диде районыбыз җитәкчесе. Бу максатта Мамадышка өч йөз миллион сумнан артык субсидия бүленәчәге хәл ителгән инде. Бу программада киләчәктә авыллар да катнашачак. Тәкәнештә, Җәнлек совхозы, Кама урман хуҗалыгы бистәләрендә тузган бараклар бар әле. Шәһәрне яшелләндерүгә дә караш үзгәрә. Чит шәһәрләрдән киңәшкә белгечләр чакырылачак. Предприятиеләргә урамнар бүлеп бирелә. Бер урамнарга каеннар, икенчеләренә-юкәләр, өченчеләренә-миләшләр... генә утыртылачак. Шәһәр җылылык предприятиесе җитәкчелеге сөйләгәндә дә районыбыз җитәкчесе берничә проблеманы күрсәтеп узды. 2нче санлы лицейга аерым котельный кирәк. Республикада күпкатлы йортлардагы фатирларга шәхси җылыту казаннары урнаштыру программасы дәвам итә. Былтыр бездә дә берничә йорт аңа кергән иде. Быел да халыкның үтенече өйрәнеләчәк. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев чыгышын тыңлаганнан соң: "Безгә тагын бер ашыгыч ярдәм машинасы, томограф кирәк,"-диде Анатолий Иванов. Утырышта хастаханәне табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсе, аларның әхлак ягы турында да сөйләшү булды. Җинаятьчелекне киметүдә "Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча урнаштырылачак видеокүзәтү комплексы ярдәм итәчәк. Былтыр оптика-җепселле линиясе сузылган инде, камералары кайткан. Республика күләмендә элемтә линияләрен җир астына күчерүне күтәреп чыкканнар иде. Бу эшләр бездә дә башланып киткән. Яктырткычлар диодлыга алыштырыла. Аларны файдалану тагын да арзангарак төшсен өчен, бишенче линия дә эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев