Нократ

Каләмен еллар чарлый

Ирләр бурычын үтәп йорт җиткергән, балалар үстергән, китаплар чыгарган... Рәим Гобәев бүген үзе утырткан агачлардан да илһам алып яши. "Авылым мәзәкләре", "Сәрсәр мәзәкләре", "Мамадыш мәзәкләре" - туган ягыбызның җор телле, ачык күңелле халкына багышланган, телдән-телгә күчеп сөйләнүче кызык хәлләр сурәтләнгән бу өч китапның да авторы - тынгысыз җанлы якташыбыз, кырык...

Ирләр бурычын үтәп йорт җиткергән, балалар үстергән, китаплар чыгарган... Рәим Гобәев бүген үзе утырткан агачлардан да илһам алып яши.

"Авылым мәзәкләре", "Сәрсәр мәзәкләре", "Мамадыш мәзәкләре" - туган ягыбызның җор телле, ачык күңелле халкына багышланган, телдән-телгә күчеп сөйләнүче кызык хәлләр сурәтләнгән бу өч китапның да авторы - тынгысыз җанлы якташыбыз, кырык ел гомерен Көек-Ерыкса мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган Рәим Гобәев. Аның белән аралашучылар һич тә йөрәгендә шул дәрәҗәдә иҗат ялкыннары дөрләвен, эчкерсез күңелендә чын әсәрләр тууын тоймаска да мөмкиннәр. Әмма ихластан көлдерә торган мәзәкләр; юморескалар, туган ягының һәр карышы җыр сорый торган табигатенә, бай тарихлы үткәннәренә багышланган шигырьләре; калебләрен гомерләре буена саф килеш саклап кала алган якташлары турында мәкаләләре, публицистик язмалары каләменнән тамып кына торалар. Шушы араларда ил агасы яшенә җиткән, җитмеш яшен тутырган каләмдәшебез үзен тагын да киңрәк колачлы әсәрдә сынап карап, "Бала чагым килә каршыма" исемле бәян иҗат итте. Автобиографик калыпка салып, автор анда кешелеклелек, миһербанлык, олы җанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларның кече яшьтән үк тәрбияләнүен бик оста итеп ачып бирә белгән. Әсәр беренче битләреннән үк укучысын үзенә суырып ала, төп герое белән бергә борчыласың, дулкынланасың, сөенәсең, агач башларыннан Комлы ызанның тирән чоңгылларына да егылып төшәсең, ялгыз картларга-карчыкларга ярдәмгә дә ашыгасың, авылның тарихи үткәннәренә сәфәр кылып та аласың... Якташыбыз мавыктыргыч әсәр тудыра алган. Һаман бөтерчек кебек тик тора белмәгән, хәрәкәтчән каләмдәшебезгә карыйсың да, сөбханалла, дип сөенеп куясың. Иңнәрендә әсәрләрен аксакал күзлегеннән карап тудыра алырлык бай тормыш тәҗрибәсе ята шул. Дәһшәтле сугыш елларында - 1943нче елны дөньяга килгән егет тәүге осталык мәктәбен армиядә хезмәт иткәндә Себер хәрби округында чыга торган "Советский воин" газетасы каршында оештырылган хәрби хәбәрчеләр әзерләү курсларында уза, әлеге газетада үзенең мәкаләләре белән катнаша. Мәскәүдәге Надежда Крупская исемендәге Халык университетының сынлы сәнгать факультетында рәссам-бизәүче һөнәре үзләштерә. Әйе, Рәим Гобәев, чын рәссам буларак та халыкның ихтирамын яулады. Аның график рәсемнәре узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында төрле матбугат битләрендә еш дөнья күрделәр. Газетабызның ун елдан артык кулланылган "Нократ" дигән исемен дә ул язып биргән иде. Районыбыз газетасы белән хезмәттәшлеге мәктәптә укыган елларыннан ук башланган икән. Җитмешенче елларда иң актив хәбәрчеләребез исемлегендә иде инде ул. Шул вакытларда мәзәкләре, юморескалары, шигырьләре дә күренә башлады. Ә бит ул елларда Рәим Гобәев иңнәрендә Көек-Ерыкса мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарының, директорының бетмәс-төкәнмәс вазыйфалары да ята иде. Татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргәндә укучыларында үз фәненә мәхәббәт уятып кына калмады, аларның йөрәгендә иҗат ялкыннары да кабыза белде. Иҗатта ирешкән уңышлары өчен газетабызның Дмитрий Крещенов, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премияләренә лаек булды. Юбилеең белән тәбрик итәбез, тагын да югарырак иҗади үрләр яуларга язсын, каләмдәшебез!

Вәрис Гали, районның "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: