Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каләм изгегә тартыр

Быелгы Матбугат көненә филиалыбыз зур уңышлар белән килде. "Бәллүр каләм" конкурсының икенче этабына берьюлы өч номинациядә башкалабызга чакыру алдык. "Иң яхшы район газетасы" (директор-баш мөхәррир Светлана Ханова), "Объектив аша караш" (оператор Алексей Шишмагаев) һәм "Тема җирле, осталык башкаланыкы" номинациясендә мин "Пирамида" күңел ачу комплексына юл тоттык. Инде 15нче тапкыр узган...

Быелгы Матбугат көненә филиалыбыз зур уңышлар белән килде. "Бәллүр каләм" конкурсының икенче этабына берьюлы өч номинациядә башкалабызга чакыру алдык.

"Иң яхшы район газетасы" (директор-баш мөхәррир Светлана Ханова), "Объектив аша караш" (оператор Алексей Шишмагаев) һәм "Тема җирле, осталык башкаланыкы" номинациясендә мин "Пирамида" күңел ачу комплексына юл тоттык. Инде 15нче тапкыр узган әлеге конкурс ел саен республикабызның иң оста журналистларын барлый, тантаналы шартларда "Бәллүр каләм" тапшыра. Бу матур бүләк кенә түгел, ә һөнәри үсешне тану, журналистлар арасында сәламәт көндәшлек булдыру. "Быелгы конкурс аеруча җитди һәм катлаулы үтте. Саллы эшләр бик күп иде. Жюри әгъзалары көчле дискуссияләр алып бардылар..."-диде ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. Матбугат һәм масса коммуникацияләре буенча республика агентлыгы җитәкчесе Марат Муратов конкурс чикләренең елдан-ел киңәюен, аның дәрәҗәсенең арта баруын, ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Бәллүр каләм"нең очлы очының тагын да чарлануын" ассызыкладылар. Мәскәү журналистлары Василий Кикнадзе, Антон Хреков, Николай Касьянов бүгенге көндә мәгълүмат монополиясенең тәмамлануы, интернет чорында мизгел эчендә хәбәрне халыкка җиткерә алучы меңләгән яңа төр корреспондентларның барлыкка килүе, мәгълүмат базарында торып калу өчен аналитика, фактларны оста бирә белү, бизәү аша чын һөнәр остасына әверелергә кирәклеге турында сөйләделәр. Журналист үтәкүренмәле, чиста эшләргә тиеш. Конкурс шуңа күрә "Бәллүр каләм" дип атала да. Редакциябез тарихында төрле елларда бу бүләккә газета коллективы, журналистларыбыз Алена Смирнова, Вәрис Гали лаек булганнар иде инде. Быел Татарстан матбугатының иң көчле "каләм акулалары" белән беррәттән аны миңа тапшырдылар. Шатлыгымны яшермим: журналистикадагы 25 еллык хезмәтемне һәм "Каләм изгегә тартыр" дип исемләнгән конкурс эшемне республика күләмендә таныдылар. Бу җиңүем - алга таба иҗади эшләү өчен стимул. Киләчәктә дә замана белән бер аяктан атларга, халыкка иң кирәкле һәм файдалы мәгълүматны объектив яктыртырга, газета укучыларның ышанычын акларга, каләмемнең сафлыгы турында кайгыртырга омтылырмын.

Алсу Спиридонова

Алсу Спиридоновага (уңда беренче) бүләкне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев