Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Калебендә туган як моңнары

Татарстанда беренче булып, Түбән Ушмада, мәктәп галереясы оештырылды. Аңа тәүге эшләрне якташлары Факил Гайфетдинов бүләк итте. Мамадышлылар туган якларына мәхәббәтләрен, якташларына хөрмәтләрен эшләре белән күрсәтәләр. Узган гасырның илленче елларында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин итеп торган, каләмдәшләрен алып кайтып,...

Татарстанда беренче булып, Түбән Ушмада, мәктәп галереясы оештырылды. Аңа тәүге эшләрне якташлары Факил Гайфетдинов бүләк итте. Мамадышлылар туган якларына мәхәббәтләрен, якташларына хөрмәтләрен эшләре белән күрсәтәләр. Узган гасырның илленче елларында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннур туган авылы Тулбайда үз акчасына китапханә салдырып, аны китаплар белән тәэмин итеп торган, каләмдәшләрен алып кайтып, халыкка кызыклы очрашулар бүләк иткән иде. Узган атнаның шимбәсендә Түбән Ушма авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче рәссам, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Факил Гайфетдинов чын егетлек эшләде-үзе укыган мәктәпкә утызга якын рәсемен бүләк итеп, анда картиналар галереясына нигез салды. -Бу фикер миндә берничә ел элек туган иде.

Балалар мәктәптән натюрморт, пейзажны белсеннәр, сәнгатьне аңлап үссеннәр,-диде ул үзе тыйнак кына шушы хөрмәткә мөгаллимнәр, авылдашлары белән очрашуда. Рәсемнәрнең күп өлеше коридорларга урнаштырылган. Ә карандаш белән ясалган график эшләр укытучылар бүлмәсендә урын алган. Факил әфәнде рәсемнәрнең язылу тарихлары белән дә таныштырып чыкты. Алар бик эчтәлекле, фәлсәфи сюжетка корылганнар. Уйландырып кына калмыйлар, җанга үтеп керәләр. -Бүген Факил Гайфетдинов мәктәбенә рәхмәтен әле дөньяда булмаганча белдерде. Мин рәссамнар белән аралашып яшим. Шушы күләмдә үзенең рәсемнәрен мәктәбенә бүләк иткән кеше юк иде әле. Бу-бик олуг, мөкатдәс рәхмәт булып чыкты. Алар бик күп варисларыбызны гасырлар буе тәрбиялиячәк,-диде шушы авылда туып-үскән "Мәдәни җомга" газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. "Сүз" нәшрияты баш мөхәррире, язучы-эзтабар, күп кенә мәртәбәле премияләр лауреаты, шулай ук Түбән Ушма урта мәктәбен тәмамлаган Шаһинур Мостафин да иҗат җимешләренә югары бәя биреп: "Рәсемнәрнең һәркайсы аерым әсәр язарлык,"-диде.

-Бүгенге игелекле гамәлегез-туган төбәгегезне яратуыгызның дәлиле. Аны бәяләп бетереп булмый. Һәр картинагызга йөрәк җылыгыз салынган. Алар кешегә җан рәхәте бирәчәк. Укучыларда иҗатка омтылыш, өмет уятачак. Киләчәктә дә сезгә иҗади уңышлар телибез,-диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова. Түбән Ушма мәктәбе илгә өч Габдулла Тукай премиясе лауреаты - тел галиме Хуҗи Мәхмүтовны, язучы Ринат Мөхәммәдиевны, шагыйрь Зиннур Мансуровны, күп кенә фән һәм сәнгать эшлеклеләрен бирде. Факил Гайфетдинов рәсемнәре дә балаларны иҗатка тартмый, рухландырмый калмаячак. Ул бүген дә илһамланып иҗат итә.

МӘДИЯР ХАҖИЕВ, Татарстанның халык рәссамы: -Мин күптәннән мәктәпләребездә рәсемнәр галереясы оештыру турында хыяллана идем. Факил Гайфетдиновның бүләкләре балаларны сәнгатькә алып керүдә зур этәргеч булачак. Бу рәсемнәрне киләсе буыннарга сакларга тырышыгыз. Үзем дә берничә эшемне бүләк итеп алып кайтырмын.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев