Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иванов атлантидасы” китабы дөнья күрде

Кама урман хуҗалыгын яңадан торгызырга, аның элеккеге данын кире кайтарырга кирәк! Советлар Союзында әйдәүче предприятиене Иван Иванов кайчандыр нульдән башлап аякка бастырган иде. Үрнәк бар... АЛСУ СПИРИДОНОВА Кама урман хуҗалыгы административ бинасының актлар залында узган олуг шәхес турында яңа китапны тәкъдир итү кичәсендә якташлары шундый карарга килделәр. "Иванов Атлантидасы" дип...

Кама урман хуҗалыгын яңадан торгызырга, аның элеккеге данын кире кайтарырга кирәк! Советлар Союзында әйдәүче предприятиене Иван Иванов кайчандыр нульдән башлап аякка бастырган иде. Үрнәк бар...

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Кама урман хуҗалыгы административ бинасының актлар залында узган олуг шәхес турында яңа китапны тәкъдир итү кичәсендә якташлары шундый карарга килделәр. "Иванов Атлантидасы" дип аталган әлеге тарихи-публицистик җыентыкның авторы-журналист Сания Сафина басманың язылу тарихы, андагы әһәмиятле, кызыклы вакыйгалар турында җентекләп сөйләде.

Китап муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның кереш сүзе белән башланып китә. Район җитәкчелеге каһарманның исемен бүген дә горурлык һәм җылылык белән искә ала. Күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Гадел "Үз бәхетен коючы" дигән язмасында аларның балачактан ук танышлыкларын, Шеморбаш урманчылыгында бергә эшләгәндәге җылы хатирәләрен хәтерендә яңарткан.

Кама урман хуҗалыгының хәзерге директоры Сергей Сапурин Иван Захаровичның нинди кайгыртучан, эшлекле, коллективны хезмәт киеренкелегендә тота белгән җитәкче, гадел, тәртипле кеше булуын рәхмәт белән искә алды. Иван Захарович һәм Ольга Галиевнаның гаиләсендә алты бала туа. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр ди мәкаль. Хезмәт тәрбиясе белән, мөстәкыйль итеп үстерәләр аларны. Олы уллары-Валерий-хәрби очучы, Юрий-муниципаль районыбыз башлыгы урынбасары, Альберт-авиация институтын тәмамлап, озак еллар урман хуҗалыгында хезмәт куя, Роберт-инженер-энергетик, ә кызлары-Светлана һәм Анна-Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, туган якларына әйләнеп кайталар.

Урман хуҗалыгы эшчесеннән башлап, 1966нчы елда директор вазыйфасына үсеп җиткән Иван Иванов Кама урман хуҗалыгында идеаль эш тәртибе урнаштыра, шартлар тудыра: фанера, паркет җитештерү кебек масштаблы эшләр башкара, поселокта ике урта мәктәп, өч балалар бакчасы, мәдәният йорты торгызыла, музыкаль мәктәп, хастаханә, биш яңа кибет ачыла, 13 чакрым асфальт салына, бараклар бетерелеп, ел саен 15-20 комплект ике фатирлы йортлар төзелә, ике дуңгыз фермасы һәм 150 баш умартаны үз эченә алган ярдәмче хуҗалык булдырыла...

Китапны чыгаруга булышкан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк җәмәгатьчелек фонды, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый партиясе, ветераннарның республика Советы, "Кама урманчылыгы" (җитәкчесе Сергей Сапурин), "Геолайн" ҖЧҖе, шәхси эшмәкәр Б.И.Марфинга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Туган ягында үстергән урманнары, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында төзекләндергән авыллар, Мамадышта аның исеме белән аталган урам, биш геройлы Албай авылы үзәгендә аның да исеме булган мемориаль стена, Кама урман хуҗалыгының административ бинасына кадакланган мемориаль такта аша үз-үзенә исән чакта ук һәйкәл салган кеше ул-Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов. Аның шәхси музеен ачу өчен экспонатлар, тарихи документлар да туплана. Үз-үзен аямыйча, шәхси вакытын, энергиясен кызганмыйча, хезмәткә фидакарьләрчә чын күңелдән бирелгәннәргә муллык та, дан-шөһрәт тә килә. Бу төбәк каһарман үрнәген кабатлаучыны зарыгып көтә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев