Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иҗтимагый совет медицина тармагын бәяләде

Районның сәламәтлек саклау системасы канәгатьләндерми! Иҗтимагый совет вәкилләре бу юлысы төбәгебездәге медицина оешмаларының эшчәнлеге хакында сөйләштеләр. Моның өчен халык фикерен дә өйрәнергә туры килмәгән. Очрашуда катнашучылар әйтәсе сүзләрен шәхси күзәтүләреннән чыгып җиткерделәр. Район иҗтимагый советының чираттагы утырышы башкарылган эшләргә хисап ясаудан башланып китте. Үзәк хастаханә вәкиле чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә...

Районның сәламәтлек саклау системасы канәгатьләндерми! Иҗтимагый совет вәкилләре бу юлысы төбәгебездәге медицина оешмаларының эшчәнлеге хакында сөйләштеләр. Моның өчен халык фикерен дә өйрәнергә туры килмәгән. Очрашуда катнашучылар әйтәсе сүзләрен шәхси күзәтүләреннән чыгып җиткерделәр.

Район иҗтимагый советының чираттагы утырышы башкарылган эшләргә хисап ясаудан башланып китте. Үзәк хастаханә вәкиле чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә аларны учреждения түбәсен төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Ә сәламәтлек саклау оешмасындагы башка проблемалар хакында совет вәкилләре сөйләде. Алар халык исеменнән чиратлар мәсьәләсен һәм табибка язылу системасындагы яңалыкларны уңай хәл итүләрен сорый. Кабинетка булган озын чиратлар проблемасын талоннар гына чишә алмады. Пациентлар яки вакытларында килми, я алдан килеп, белгечкә иртәрәк эләгергә ашыгалар. Ә терминал табибка алдан ук язылып кую мөмкинлеге бирми. Иҗтимагый совет вәкилләре әйтүенчә, тоткарлыксыз түләүле хезмәт күрсәтелүче кабинетларга гына узарга мөмкин.
Хастаханә вәкиле әйтүенчә, барлык нормаларны да республиканың сәламәтлек саклау системасы билгели икән.
Әмма утырышта катнашучылар урында да хәл итәргә мөмкин булган хастаханәдәге кайбер бүлекләрдә кайнар су юклыгы, авыруларның бина эчендә тәмәке тартуы, кайбер хезмәткәрләрнең пациентлар белән дорфа аралашуыннан да зарланды.
Сәламәтлек саклау тармагында куанычлы яңалыклар да бар. Шундыйларның берсе- быел Мамадыш совхозында яңа табиблык амбулаториясе, берничә торак-пунктта ФАП ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев