Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“IT-чемпион” сәләтлеләрне барлый

Республикабызда "IT-чемпион" конкурсы старт алды. Аның максатлары, шартлары турында Татарстан Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында сөйләшү булды. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары берлектә оештырылган әлеге конкурс халык арасында дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүне популярлаштыруны һәм аларны активлаштыруны күз уңында тота. Шул ук вакытта әлеге чарада катнашучы...

Республикабызда "IT-чемпион" конкурсы старт алды. Аның максатлары, шартлары турында Татарстан Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында сөйләшү булды.

НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары берлектә оештырылган әлеге конкурс халык арасында дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтүне популярлаштыруны һәм аларны активлаштыруны күз уңында тота. Шул ук вакытта әлеге чарада катнашучы 1-11нче сыйныфларда белем алучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләүгә җитди игътибар бирелә.

Конкурс ике номинациядә уздырыла. "Иң актив мәктәп укучысы" исемлесенең төп асылы -белем бирү учреждениеләрендә укучыларның өлкәннәргә электрон хезмәт күрсәтүдә ярдәм итүе һәм аларны даими файдалануга җәлеп итү. Балалар өлкәннәрне Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм түләүләрне башкарырга ярдәм итәләр. Теркәү алдыннан, әгәр Порталда (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет бар икән инде, теркәү формасындагы тиешле тәрәзәгә мәктәп укучысының "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" (edu.tatar.ru) мәгълүматый системасыннан логин кертү кирәк. Шулай итеп Портал һәм логин арасында элемтә урнаштырылачак. Шәхси кабинеттагы блокка хезмәтләр өчен түләүченең "шәхси мәгълүматлар"ын тутырган һәм алар тарафыннан башкарылган түләүләр өчен укучыга баллар куела. Алар аның "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгълүматый системасындагы Шәхси кабинетында чагылачак. Билгеле бер күләмдә балл җыйган өчен призлар да каралган. Мәсәлән, 20 балл өчен - "iT-чемпион" магниты, 50 булса - "Иннополис" блокноты, "Барсик - ЮНИ" блокноты, 150гә - 4 ГБлы "iT-чемпион" флешкасы, 4 ГБлы "IT-чемпион" браслеты, 350 балл икән - 8ГБлы каләм-флешка.

Әлеге номинация өч этапта узачак: беренчесе 1нче марттан 24нче майгача, икенчесе - 25нче майдан 1нче сентябрьгәчә һәм соңгысы 2нче сентябрьдән 20нче декабрьгә чаклы.

Конкурсның икенче номинациясе "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын үстерү" дип атала. Ул түбәндәге категорияләрне үз эченә ала:

хезмәт күрсәтүләрнең һәм сервисларның яңа идеяларын, электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер һәм логотип, видеоролик тәкъдим итү;

иң яхшы тәкъдир итү;

iT эшләнмәсен;

ОС Android өчен - мобиль, Интернет-браузер белән бәйләнгән интернет кушымталар.

Мәктәп сайтлары администраторлары укучыларның эшләрен edu.tatar.ru системасына салырга тиешләр. Һәр категориядәге 10 эш ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы экспертлары тарафыннан сайлап алыначак һәм "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгълүмат системасына урнаштырылачак. Бу эшләрнең иң яхшысын укучылар on-lain тавыш бирү юлы белән сайлап алачак. Әлеге конкурста җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев