Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ИСТӘЛЕККӘ–МӘҺАБӘТ БИНАЛАР

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 1 миллион 703 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 68,7 процентын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр 777 мең квадрат метр торак төзергә кирәк. Әлеге мәгълүматны ТР Хөкүмәт Йортында шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин...

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 1 миллион 703 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 68,7 процентын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр 777 мең квадрат метр торак төзергә кирәк. Әлеге мәгълүматны ТР Хөкүмәт Йортында шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтте. Чарада рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту, мәдәни объектларны төзү, авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү турында җитди сөйләшү алып бардылар. Җирле киңәшмәне муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов дәвам итте. Әлеге юнәлешләрдәге төзелешләр торышын анализлады, конкрет күрсәтмәләр бирде. Шәһәребездә балалар сәнгать мәктәбе, ЗАГС, мәдрәсә кебек мәһабәт биналар торгызган "Мамадыштөзү" ЯАҖе генераль директоры Раиф Сафинга олы рәхмәтләрен җиткерде. "Без төзегән йорт-биналар инкубатор чебешләренә охшамасын. Һәркайсын кабатланмас архитектура корылмасы итәргә омтылыйк, гасырлар үткәч тә сокланырлык булсын. Кайчан, кем төзегәнен дә язып куегыз,"-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев