Нократ
  • Рус Тат
  • Исәннәргә - ихтирам, үлгәннәргә -мәңгелек дан!

    Ветераннар инде картайганнар, Бер сүз әйтсә, күзләр яшьләнә. Рәхмәт Сезгә, кара көннәрне Әйләндергән өчен гөлләргә! Зөлфия Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел тулса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә авыз тутырып "әти" дип әйтә алмаган балалар инде бүген үзләре...

    Ветераннар инде картайганнар,
    Бер сүз әйтсә, күзләр яшьләнә.
    Рәхмәт Сезгә, кара көннәрне
    Әйләндергән өчен гөлләргә!
    Зөлфия
    Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел тулса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә авыз тутырып "әти" дип әйтә алмаган балалар инде бүген үзләре әби-бабайлар. Канлы ут эчендә йөргән сугыш ветераннарыбызның да саны елдан-ел сирәгәя бара.
    Әйе, Җиңү юлы озын һәм авыр булды. Күпме кайгы-хәсрәт китерде бу сугыш. Бик күпләр Ватаныбызның азатлыгы өчен үзләренең гомерләрен кызганмыйча, дөньяны зур афәттән коткардылар, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен, яу кырында башларын салдылар.
    Әле ул вакытта бу сугыш, 1418 көн дәвам итеп, миллионлаган корбаннар алып (30 миллионлаган) китәсен берәү дә белмәде. Җиңү әнә шулай миллион гомер бәрабәренә килде.
    Дүсмәт җирлегенә кергән дүрт авылдан - Акман, Дүсмәт, Комазан башы һәм Иске Комазаннан сугышка 620гә якын ир-ат китте һәм шуларның яртысыннан күбрәге туган җиренә әйләнеп кайтмады. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип өмет белән китсәләр дә, әнә шулай күпме авылдашларыбыз туган авылларын кабат күрү бәхетенә ирешә алмады. Күбесеннән сугыш ачысы, гаиләсен сагынуы язылган хатлары гына калды. Мәңгелек дан аларга! Җиңү алып кайтканнарның шактые сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәтебезнең төрле орденнарына Фазлый Фәләхиев, Мөхәммәтхан Хәбибрахманов (Акман), Алексей Казаков (Дүсмәт), Николай Семенов, Павел Ильин, Федор Тараканов, Василий Сергеев, Николай Леонтьев, Дмитрий Яппаров (Комазан башы) , Миннегали Мөбарәкшин, Фәхерҗан Сәлимовлар (Иске Комазан) Кызыл Йолдыз һәм төрле дәрәҗәдәге Дан орденнарына, ә инде күбесе шулай ук сугышчан медальләргә лаек булдылар. Әнә шулай яшь буын бәхетле тормышта яшәсен өчен, үзләренең изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, халкыбызны коллыктан саклап калдылар якташларыбыз. Алар күрсәткән батырлыклар тарих битләренә мәңгелеккә кереп калсын иде.
    Шулай ук тылда аяусыз хезмәт иткән тыл батырлары да онытылмасын иде. Җиңү көнен якынайтуга алар да бик күп көч куйдылар. Тылда, бер уйласаң, сугышка караганда да авыррак булды, дип әйтергә була. Колхоз, гаилә тормышының бөтен авырлыгы карт-коры, бала-чага җилкәсенә калды: окоп казу, арык атлар белән җир сөрү, кырда урак уру, көрәк белән казып бәрәңге утырту, чабата белән кар суы ерып, 50-60 чакрым җирдән чәчү орлыгы ташу - бар да алар кулыннан үтте. Өйдә аз дигәндә 4-5 бала. Үзләре ач булсалар да, бөтен икмәкне фронтка озаттылар. Ялангач булсалар да, фронтка күпме оекбаш, бияләй бәйләп җибәрделәр. Самолетлар, танклар төзүгә акча җыйдылар. Әнә шулай Җиңү таңын якынайттылар алар. Күпме ихтыяр көче, сабырлык, түземлек кирәк булгандыр моның өчен. Рәхмәт аларга!
    Сугыш озакка сузылды, кызганнан-кыза барды. 17 яше тулыр-тулмас яшүсмерләрне дә фронтка озата башладылар. 1943нче елның көзендә мине дә военкоматка чакырдылар. Без Акман авылыннан дүрт кеше - Әлфәт Арсланов, Хаммат Мөхетдинов, Мулланур Сәләхиев һәм мин Зәйнулла Һадиуллин бер көнне киттек сугышка. Көек авыл Советыннан барыбыз 27 кеше идек. Безне башта сугыш серләренә өйрәтергә дип Мари урманнарында урнашкан запас полк - Суслонгерга урнаштырдылар. Яшәү өчен шартлар гаять начар булган бу лагерь турында матбугатта шактый язылды инде. Шунысы хәтердә калган бәрәңге имән чикләвеге зурлыгында гына, анысы да өшегән. Шуңа күрә аны кабыгыннан чистартып тормыйлар, зур барабаннарда гына юып ашка салалар. Зарланырга ярамый, чөнки бөтен ил авыр хәлдә. Кече Кирмәннән Фазлыгали Мурсалимов, Ак Чишмәдән Рәсим Мортазиннар белән бергә яшәдек, сугышка әзерләндек.
    Биредә алты ай булганнан соң, 1944нче елның язында хәрәкәттәге армиягә чыгып киттек. Бу вакытта Кызыл Армия илебезне фашистлардан чистартып бетергән, сугыш көнбатыш Европа илләре территориясенә күчкән иде. Минем үземә сугыша-сугыша Венгрия җиренә кадәр батып җитәргә туры килде. Разведротада хезмәт иттем мин. Балобон күле өчен барган һәм башка шундый каты сугышларда катнаштым. Төрле хөкүмәт бүләкләренә лаек булдым. Җиңү килгәч тә, туган авылыма әле 1947нче елда гына кайтырга насыйп булды.
    Сугыштан соңгы тормышым да барыгызның күз алдында үтте. 42 ел буена "Таң" колхозын җитәкләдем. Үзем шикелле фронт юлын үтүчеләр (күбесе коммунистлар) мине тиз аңладылар, беренче ярдәмчеләрем булдылар. Тыныч тормышта да гомер буе аруның нәрсә икәнен белмичә бик тырышып, намус белән хезмәт иттек без. Дәрт белән, күңел күтәренкелеге белән эшләдек. Матур тормыш төзедек. Кызганыч, гөрләп барган колхозыбыз гына юкка чыкты. Сугыш кырларында гөрләп торгане якташларыбызны да онытмадык. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән Дүсмәт һәм Иске Комазан авылларында һәйкәлләр торгыздык. Кулына винтовкасын кысып тоткан солдат барыбызга сугышта һәлак булган авылдашларыбыз турында һәрдаим искәртеп тора иде. Һәйкәлгә Җиңү, Совет Армиясенә багышланган бәйрәмнәрдә веноклар салына, мәктәп укучыларыннан почетлы каравыл куела иде. Батырларның истәлеген кадерләп саклау - вөҗдан, намус эше ул, дип уйлыйм мин. Һәм бу изге эш бүген дә дәвам итәргә тиеш. Дөрес, элек СССР, ягъни пионер, комсомол заманында балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү дә көчле иде. Совет халкы да күбрәк үзенең патриотизмы, туган иленә булган көчле мәхәббәте белән җиңде бит фашистларны. Әмма бүген яшләрнең кыйбласы юк. Яшәү, тормыш иң кыйммәтләр, дибез. Хәзер һәркем үзе турында фәкать үзе генә кайгыртырга тиеш, дигән принцип белән яши җәмгыятьтә. Бүгенге заман кешесенең хыялы да, максаты да бер нәрсәгә юнәлтелә ничек итеп матди байлыкка ирешү. Сатмый һәм сатылмый торган адәм юк бугай хәзер. Дөрес, сатлык җаннар булды алар сугышта да. Бүгенге көндә дә бар әле үзләрен сугыш ветераннары дип йөртүчеләр, сугыш кырларына килеп җитмәсәләр дә. Ялтыравыклы китап битләренә мәңгелеккә кереп калудан да чирканмый кайберәүләр, гәрчә сугышта булмасалар да. Язучы, журналистлар әнә шундый "Ялган геройлар"дан ераграк торсыннар, туган илебезнең азатлыгы өчен яу кырларында, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның рухын рәнҗетмәсеннәр иде.
    Сугышта һәлак булучыларның төгәл исемлеге әле һаман да юк. Дөрес, алар турында язлыган "Хәтер" һәм шулай ук "Алар җиңү алып кайттылар" исемле китаплар барыбызны да куандырды. Әмма бу китапларга кертелмәгән якташларыбыз да шактый әле. Сугышта катнашкан һәр авылдашыбыз, аларның батырылыгы, патриотизмы турында аерым китап язарлык. Алар моңа һичшиксез лаек! Дөньялар гына имин булсын! Безнең дәвамчылыгыбыз яшьләрдә. Ышанып калыйк аларга...
    Зәйнулла Һадиуллин

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: