Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Исәнме-саумы, күршекәем!”

Күпчелегебез һәр иртәне күршеләре белән шушы сүзләрне әйтеп исәнләшеп каршылый. Кайчагында алар белән мөнәсәбәтләр еракта яшәүче туганнарга караганда күпкә җылырак була. Кем ничек уйлыйдыр, яхшы мөнәсәбәт күңелне күтәрә, дини тәрбия, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә, минемчә. Бу күпмедер дәрәҗәдә балалар тәрбияләүгә дә менә дигән үрнәк, шулай...

Күпчелегебез һәр иртәне күршеләре белән шушы сүзләрне әйтеп исәнләшеп каршылый. Кайчагында алар белән мөнәсәбәтләр еракта яшәүче туганнарга караганда күпкә җылырак була. Кем ничек уйлыйдыр, яхшы мөнәсәбәт күңелне күтәрә, дини тәрбия, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә, минемчә. Бу күпмедер дәрәҗәдә балалар тәрбияләүгә дә менә дигән үрнәк, шулай ук кешеләрне закон тыңлаучылар буларак тәрбияләүдә дә сизелми калмый. Юкка гына халык: "Йорт өчен җир сайлаганчы, күршеңне сайла", - димәгәндер. Менә безнең күршебездә шундый кешеләр яшәве бик куанычлы. Мамадыш районы, Уразбахты авылында яшәүче күрешебез Шакировлар гаиләсе күпләргә үрнәк. 2011нче елның 12нче август көнне Уразбахты авылы халкы зур югалту кичерде. Тоташтан егерме ел буе имам-хатыйб булып эшләүче Зиннур хәзрәт Шакиров вафат булды. Аллаһы Тәгалә боерган буенча яшәү рөхсәт ителмәгән, дин тотучылар гаять авыр шартларга куелган егерменче йөз башында дөньяга килеп, гомер юлында яшәү, имам булып эшләү мисалы, киңкырлы эшчәнлеге чыннан да үзе бер галәм, үзе бер дәвер. Җөмһүриятебездә динебез үсеш кичергән чорда Зиннур хәзрәт мәхәллә халкы белән бергәләп Аллаһ йортын төзергә алыналар. Килеп туган авырлыкларга карамастан, Аллаһының рәхмәте белән алар бу эшне җиңеп чыгалар. 1994 елның апрель аенда мәчет ачыла. Авыл өстендә күңелләргә үтеп керердәй беренче моңлы азан тавышы яңгырый. Шул елдан алып, Зиннур хәзрәт имам-хатыйб буларак, үз халкына дини хезмәт күрсәтә башлый. Ул бу вазыйфасын бик яхшы башкарды, районыбызның мөхтәрәм хәзрәте иде. Һәм хәзерге эшне улы Рамил Шакиров дәвам итә. Туган авылыма кайткач азан тавышы ишеткәч: "Әниемнән кем ул шулай моңлы итеп азан әйтә дип сорадым". Әнием: "Күршебез Рамил дип куйды". Рамил абый күрешебез, үрнәк гаилә башлыгы. Рамил абый белән әңгәмә корабыз. Ул сөйли мин тыңлыйм. "Иртән уянып күземне ачуга, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау йоклап тордым, дип, күңелемнән Ходайга рәхмәт укыйм. Өстәл яныннан киткәндә, ашарга ризыгым булганга шөкер итәм. Эшкә барганда, көннең матурлыгына сокланып, күбәләк-күбәләк яуган карларга, әле ярый шушы гүзәллекне күрергә күзләрем, шушы карны шыгырдатып йөрергә аякларым, үземә ошаган, күңелемә якын эшем, шул эшкә йөрергә сәламәтлегем бар дип, үз хәләл көчем белән эшләп тапкан акчам булганга сөенеп, көненә әллә ничә тапкыр Аллага рәхмәтләр укыйм. Аңардан әллә ни зур акчалар да, чәшке туннар да, кыйммәтле машиналар да өмет итмим, булганына да мең кат шөкер, алга таба да Ходаем ризыктан, эшемнән, саулыгымнан аермаса иде дип телим",-дип тәмамлады ул сүзен. Менә нинди матур гаилә яши Мамадыш районы, Уразбахты авылында. Җәмәгате Әлфия апа бар гомерен балалар укытуга багышлады. Ике уллары да тормышта үз урыннарын табып, оныклар белән сөендерделәр. Әниләре Сания апаны кадерләп яшиләр. Бу дини гаиләгә Аллаһы Тәгалә алга таба саулык-сәламәтлек бирсен. Зиннур хәзрәтнең эшен дәвам итүче Рамил абыйга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Фирая Мингалиева,

Мамадыш районы, Уразбахты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев