Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртәдән кичкәчә юлда

Юлчылар өчен "кызу урак" өсте дәвам итә. Агымдагы елда алар тырышлыгы белән нинди эшләр башкарылган, нинди планнар белән яшиләр, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан коллектив эшчәнлеге турындагы сорауларга "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы директоры Виктор Кузнецов җавап бирә. -Виктор Иванович, ниһаять, юлсызлыктан интеккән торак пунктлар да соңгы елларда иркен сулыш ала башладылар. Шунысы...

Юлчылар өчен "кызу урак" өсте дәвам итә. Агымдагы елда алар тырышлыгы белән нинди эшләр башкарылган, нинди планнар белән яшиләр, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан коллектив эшчәнлеге турындагы сорауларга "Татавтодор" ААҖнең Мамадыш филиалы директоры Виктор Кузнецов җавап бирә. -Виктор Иванович, ниһаять, юлсызлыктан интеккән торак пунктлар да соңгы елларда иркен сулыш ала башладылар. Шунысы игътибарга лаек, әйдә ярар, дип юл салуларга да чик куелган. -Чыннан да, Татарстан Хөкүмәте, районыбыз җитәкчелеге, әлеге проблеманы зур трассалардан еракта урнашкан авыллардан башлап, дөрес эшләделәр, дип уйлыйм. Узган ел Албайга юл төзергә тотынган идек. Берсут Сукачыдан алып аңа чаклы 10,8 километр озынлыктагы арага каты катлам җәелде. Моның белән генә чикләнеп калмадык, бүген Югары Әрнәшкә дә, Түбән Әрнәшкә дә да асфальт юл илтә. Моннан тыш, Албайның үзәк урамы тулысынча асфальтланды. Соңгы икесенекендә әлеге эш билгеле бер күләмдә башкарылды. Уразбахтыга таба эшкә август аенда тотынган идек. Ике ай ярым вакыт эчендә 80 мең куб метр балчык ташылды. Биредә юл салуның яңа технологияләрен кулландык. Ком-таш катнашмасының яртысын - вак таш, 5 процентын цемент алып тора. Аны яхшылап бутаганннан соң, күтәртелгән юлга салдык. Бүгенге көндә әлеге торак пунктына булган 7,8 километр арага асфальтның беренче каты түшәлде. Икенчесен киләсе елга салачакбыз. Чөнки һава шартлары технологик таләпләргә җавап бирми хәзер. Гомумән, бүген без заманча технологияләрне киң файдаланабыз. "Тридо" системасын куллана башладык, грейдерлар навигаторлар белән эшли. Юл аслыгының калынлыгын, авышлыгын электроника көйли. Агымдагы елда Шәдче, Тәкәнеш, Югары Ушма төбәкләрендә дә дистәләрчә километрда эш башкардык. Иске Казан юлындагы тирән ерганакның төбен уналты метрга күтәрдек, 900 метр озынлыкта аның калкулы урыннары 7 метрга кистереп алынды. Киләчәктә бу трассада Ишкигә чаклы һәм аннан Саба районының Әбде авылына кадәр юлны асфальтлау бурычы тора. Бу эшләр башкарылып чыкса, халык телендә "Иске Казан юлы" дип йөртелгән юлдан да башкалабызга бару проблемасы бетәчәк. -Мәгълүм булганча, коллективта бердәмлек, хезмәт дисциплинасы аксаса, мондый зур күләмдә эш башкарып булмас иде. -Сөбханалла, бүгенге көндә коллективтагы 162 кеше даими эш белән тәэмин ителгән. Сезон вакытында өстәмә рәвештә тагын 20 кешене алдык. Филиалда хезмәт куючылар барысы да сыналган, үз эшләренең осталары, дип горурланып әйтә алам. Хезмәт дисциплинасы да югары дәрәҗәгә куелган. Эленке-салынкы йөрүчеләрне коллектив кабул итми. Соңгы ике елда үз вазыйфаларына салкын караган җиде кеше белән аерылышырга туры килде. -Бүген яшьләр авыр хезмәткә бик тартылмыйлар. Яңа кадрлар белән тәэмин ителеш сездә ничек? -Агымдагы елда армия хезмәтеннән кайткан өч егетне кабул иттек. Анатолий Галанов, Рөстәм Дирдизов, Ленар Әхмәтшин ике атналык сынау вакытын уңышлы уздылар. Водитель булып эшләүче әлеге егетләрдән канәгать мин. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган Илдар Гәрәев, Ләйсән Нәфыйкова, Эльмир Низамов, Дамир Имамиев, Ижау политехник институтын бетергән Ленар Тимербаевның үз эшләрен башкаруларына да тел-теш тидерерлек түгел. Тагын җиде кешебез читтән торып югары уку йортларында белем алалар. Алар да киләчәкләрен филиалдан башка күз алдына китерә алмыйлар.

-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Николай Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X