Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир тирәли “сәяхәт”

Безнең сайт көннән-көн популярлаша бара. Мәсәлән, кичә, 16нчы гыйнварда, сайтыбызда 218 кеше "кунак булган", 912 яңалык каралган. Безнең белән хәзер районда, республикабызда яшәүчеләр генә түгел, чит төбәкләр дә кызыксына. Әйтик, шул ук 16нчы гыйнварда mamadysh-rt.ru сайтын Саратов, Уфа, Екатеринбург шәһәрләреннән-2шәр, Краснодардан-3,Ульяновск, Мәскәү һәм Самарадан-7шәр, Түбән Новгородтан 10, алай гына да...

Безнең сайт көннән-көн популярлаша бара. Мәсәлән, кичә, 16нчы гыйнварда, сайтыбызда 218 кеше "кунак булган", 912 яңалык каралган. Безнең белән хәзер районда, республикабызда яшәүчеләр генә түгел, чит төбәкләр дә кызыксына. Әйтик, шул ук 16нчы гыйнварда mamadysh-rt.ru сайтын Саратов, Уфа, Екатеринбург шәһәрләреннән-2шәр, Краснодардан-3,Ульяновск, Мәскәү һәм Самарадан-7шәр, Түбән Новгородтан 10, алай гына да түгел, Украинадан-1, Кытайдан 11 кеше караган. Шулай ук сайтка Әзәрбәйҗан, Төркия, Белоруссия, Казахстан, Канада, Нидерланды, Америка Кушма Штатларында яшәүчеләр дә кергәли. Андыйларны без чыгышлары белән Мамадыш төбәгеннән булучылардыр дип уйлыйбыз.

Хөрмәтле якташларыбыз! Сез чит җирләрдә яшәп тә, безнең сайт аша районыбыз тормышы белән кызыксынып торасыз икән, бу, әлбәттә, безнең өчен бик шатлыклы күренеш. Безгә үзегезнең фикер-тәкъдимнәрегезне, теләкләрегезне, хатларыгызны юллагыз. Киләчәктә дә безнең белән элемтәне өзмәссез дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев