Нократ

Җир кешесе

Дүрт авылны берләштергән, миллионер хуҗалык дәрәҗәсенә җиткергән, "Спартак" колхозында 27 ел буе рәис вазыйфасын башкарган Ирек Гыйләҗетдиновбүген дә халык хәтерендә яши. Юл башы 1951 елда педучилище тәмамлап, туган авылы Югары Сон җидееллык мәктәбенә кайткан егетне рус теле укытучысы итеп билгелиләр. 1964нчы елның февралендә аңа "Спартак" колхозы белән идарә итәргә тәкъдим...

Дүрт авылны берләштергән, миллионер хуҗалык дәрәҗәсенә җиткергән, "Спартак" колхозында 27 ел буе рәис вазыйфасын башкарган Ирек Гыйләҗетдиновбүген дә халык хәтерендә яши.

Юл башы

1951 елда педучилище тәмамлап, туган авылы Югары Сон җидееллык мәктәбенә кайткан егетне рус теле укытучысы итеп билгелиләр. 1964нчы елның февралендә аңа "Спартак" колхозы белән идарә итәргә тәкъдим ителә. Юктан гына аның кандидатурасына тукталмады район җитәкчелеге. Үз чорында, әтисе дә, бу йөкне җиренә җиткереп тартканлыгын хәтерлиләр иде әле. "Спартак" колхозы, соңгы елларда, артта калучы хуҗалыклар арасында барды. Яшь җитәкче, үзен, шактый сынаулар көткәнен аңлый иде. 1963 елда колхозда гектардан 5 центнер бөртекле ашлык җыеп алынган, колхозчының хезмәт көне 7 тиен белән бәяләнгән. Терлек ашату өчен, хәтта, салам да булмый. Хезмәткә бирелгән егет, ашавын да онытып, барлык көчен үз колхозын торгызуга багышлый. Бу чагыштыру, җитәкченең күпме көч белән хезмәт иткәненә дәлил.

Ныклы адымнар белән

Яшь рәис 1968 елда институт тәмамлый. Ул инде ныклы җитәкчегә әверелгән шәхес. Аны, күп вакытта, эш формасында очратасың: аягында күн, я булмаса резин итек, тузанланган ботинкадан, эш курткасы, ачык якалы күлмәк һәм фуражкадан. Нәрәдтә сөйләшенгәннән тыш, көненә берничә тапкыр барлык объектларда булып, аларның эшләре белән танышып чыга. Чем кара күзләре белән бер сирпесә, үтәли караган кебек булыр иде. 1969 елның декабрь аенда "Спартак" колхозы зурая, аңа "Вахитов" колхозын кушалар. Гомумән алганда, Югары Сон, Яңа Сон, Кече Сон, Урта Сон авылларын берләштергән зур территорияле колхозга әверелә. Колхозда партком оеша. Аның секретаре итеп мәктәп директоры вазыйфасын башкарган Рәфгать Хәев билгеләнә.

Качкын авыру

Ул елны икмәк өлгерер алдыннан, каты яңгырлар китте. Һәр аяз көн, сәгать, минут эшкә җигелде. "Спартак"та яше дә, карты да, йөри алырдай бар кеше басуда борчак чаба. Ай буена басудан кайтып кермәгән рәисне, йөрәге белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Тормыш иптәше хәл белергә район үзәгенә килә. Күзләрен ачуга: "Борчагыңны чабып бетердеңме?"-дип сорый ул, үксеп елап, күкрәгенә ауган Сәвиясеннән. Икенче көнне, райкомның беренче секретаре хәл белергә килсә, 45 яшьлек рәистән җилләр искән. Хастаханә киемнәре белән качып, колхозына кайтып киткән.

Горур җыры калды

Ирек Гыйләҗетдинов бик хыялый һәм мәдәнияткә гашыйк кеше иде. Үзе матур җырлый һәм төрле уен коралларында уйный. Клубта, җыелышка килгәч, гармунда өздергәнен үземнең дә тыңлаганым булды. Аның тырышлыгы белән, туган ягыбыз горурлыгы булган композитор Яруллиннар музее да, Югары Сонда төзелгән яңа мәдәният йортының бер бүлмәсендә урын алды һәм ачылды. Бу елларда колхозда һәм авылда мәдәният, спорт югары үсештә иде. Республиканың танылган шәхесләре белән очрашулар еш уздырылды. 90 еллар башында "перестройка" сәясәте, авыл хуҗалыгы техникасына, бензин, ягулык-майлау материалларына бәяләрнең нык артуы, колхозның икътисадый хәлен күпмедер какшатты. Әмма колхоз бирешә торганнардан түгел иде. Ирек Әһлетдинов үзе рәислек иткән соңгы елларында да, дәрәҗәсен югалтмыйча саклауга иреште. Әмма авыру, үзенекен итте. Ул, соңгы елларында, туган мәктәбендә, үзенең яраткан, беркайчан да онытмаган фәненә әйләнеп кайтты. 1996 елның 13 мартында, озакка сузылган каты авырудан соң, аның күзләре мәңгегә йомылды. Әгәр дә исән булса, аңа быел 80 яшь тулар иде. Гомер буе ныклы таянычы-гаиләсе булды. Сәвиясе белән дүрт бала үстерделәр. Рәиснең балаларын күрмәгән көннәре, төннәре күп иде. Гомере буе җитәкче булып эшләгән бу шәхес, хәзерге вакытта миллионнар белән балаларын бүләкләгән олигархлардан бик нык аерыла шул. Үзенә дә машина алмады, балаларына фатирлар да бүләк итмәде. Гаиләсе авыл тормышы белән яшәде. Вафатыннан соң, хезмәтләрен исәпкә алып, район үзәгеннән бер бүлмәле фатир бирделәр. Төбәгебез тарихында, күренекле урын алып торган, район, халык өчен җаны-тәне белән тырышкан сирәк шәхесләрнең эшчәнлеген һәм эш тәҗрибәләрен, үрнәк итеп матбугатта күбрәк яктыртасы иде.

ХЕЗМӘТТӘШ ФИКЕРЕ

РИФГАТЬ ХӘЕВ:

"1968 елда безнең колхоз берүзе җиде күмәк хуҗалык тапшырган кадәр ит сатты. 1970-85 елларда да алдынгылардан барды. Дуңгызларның баш саны 3000 нән кимемәде, 2500 баш сыер малы бар, шуның 350 се савым сыер иде. Ел саен 3000 центнер ит, 18-20 мең центнер сөт сата идек. Планнан артык саткан өчен икеләтә түләнә. Шуңа колхозчы җитештерү өчен тырышты, урлау юк, контроль көчле. Колхозчыга хезмәт хакы вакытында түләнә. Өстәвенә ел ахырында 3-4 айлык хезмәт хакы күләмендә тагын акча ала. Шуңа күрә колхозчы тырышып, күңелен биреп эшләде. Колхоз зур төзелеш мәйданына әверелде. Машина-трактор паркы, терлекчелек биналары, амбарлар... Халыкның көнкүреш хәлен яхшырту программасы эзлекле төстә тормышка ашты. Колхозда 1975 ел азагына 17 гаилә яңа йортка күчте. Мәдәният-көнкүреш объектлары күп төзелде...

РӘЙСӘ МУЛЛАӘХМӘТОВА.

Түбән Сон авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: