Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлекне–алгы планга

Терлекчелектә һәм язгы чәчүдә эшләрнең ничек оештырылырга тиешлеге җентекләп аңлатылды "Нократ" агрофирмасында үткәрелгән семинарда. Минневәрис Мингалиев "Нократ" быел сөтне былтыргыдан дүрт тоннага күбрәк җитештерә. 645 сыеры булган "Таң" бүлекчәсеннән дә көн саен биш тонна продукция озатыла. "Уңышларының сере-терлекчелектә бөтен технологик таләпләрне җиренә җиткереп үтәүләрендә,"-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек...

Терлекчелектә һәм язгы чәчүдә эшләрнең ничек оештырылырга тиешлеге җентекләп аңлатылды "Нократ" агрофирмасында үткәрелгән семинарда.

Минневәрис Мингалиев

"Нократ" быел сөтне былтыргыдан дүрт тоннага күбрәк җитештерә. 645 сыеры булган "Таң" бүлекчәсеннән дә көн саен биш тонна продукция озатыла. "Уңышларының сере-терлекчелектә бөтен технологик таләпләрне җиренә җиткереп үтәүләрендә,"-ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек начальнигы Рәис Гасыймов. Быел ашату мулдан, дисәләр дә, рационнарына күз салып алу зыян итмәс. Силосны 20, сенажны-30 килограмм бирәләр, салам чикләнмәгән, аны көндез малларын чыгара торган утарларына эскерт-эскерт өеп куйганнар. Катнаш азык сыерга икешәр килограмм исәбеннән бирелә дә, һәр литр сөткә 500әр грамм өстәлә. Шулай итеп, 10 литр сөт бирүче терлек 7 килограмм катнаш азык ашый. Фуражны чүпрәләндерү дә оештырылган. Ике тонналык тимер чанга алты центнер фураж, 150 килограмм патока һәм азык чүпрәсе салалар. Ярты көн ачытылганнан соң, һәр сыерга бишәр килограмм өләшеп чыгалар. Шуңа күрә сөт күп җитештерелә дә инде бүлекчәдә. Моңа җитәкчеләрнең эш кешесен кызыксындыруга зур игътибар бирүе дә йогынты ясый. Былтыр терлек азыклары хәзерләгән вакытта механизаторларга кызыксындыру чаралары эшләп бозаулар биргән булганнар. Терлекчеләр һәр сыердан 4000 килограмм сөт сауса 100, 4500гә җиткерсә-130, 5000 килограмм булса-150 килограммлы бозауны бушка бирергә вәгъдә иткәннәр. Көтү яңарту да җайга салынган агрофирмада. Май-июль айларында бозаулап бетәчәк 182 баш буаз таналары бар. Тагын 140 тана каплата башлаганнар. Аларның да сиксәнләбе капланган инде. Шулай итеп, быел 260 баш таналары бозаулаячак. Ашату мулдан булгач, сыерлар алыштырылып торгач, продукция җитештерү арта бара да инде агрофирмада. Бозауларны салкын алым белән үстерүне дә җайга салып бетерделәр. Алар такта абзарларда тотылса да, стеналар эчтән полиэтилен белән төрелгән. Яшь бозауларга йомшак печән, яфрак себеркесе бирелә. "Бюджет оешмаларына безгә җәй көннәрендә булышканнары өчен рәхмәт,"-ди генераль директор Хәмит Кәримуллин. Яшь үрчемгә ясалма сөт тә әзерләп эчертелә. Хуҗалык базасында оештырылган семинар-киңәшмәгә районыбызның барлык хуҗалыклары, предприятие-оешмалары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Алар да эшләрнең оештырылышын югары бәяләделәр. Язгы чәчүгә әзерлек, орлык яңарту, аны химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртү дә сөйләшү үзәгендә булды. "Нинди генә эшне алсак та, кешенең иминлеге, сәламәтлеге беренче чираттагы игътибар үзәгендә булырга тиеш,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Агрофирманың чәчүлекләр структурасы, язгы кыр эшләре планы яхшылап эшләнгән. Терлек азыклары мәйданнары быел ун мең гектарга якын булачак. Туңга сөрелмәгән җирләрнең күбесе комплекслар белән камылга чәчеләчәк. Минераль ашламалар белән проблемалары булмаячак. Механизаторлары җитәрлек. Хезмәтләренә түләү быел да арттырылган.

Дүсмәт ындыр табагында булганда "Биопрепараты" җәмгыяте җитәкчесе Римма Ибәтуллина ризоторфин, ризоагрин, мизорин кебек биологик препаратларның өстенлекләрен яхшылап аңлатты. Бер гектарга 300 грамм гына кулланылсалар да, уңышны бишәр центнерга күтәрәләр алар. Безнең районнан "Трудовик" хуҗалыгы аларны нәтиҗәле куллана. Үсемлекләрне саклау буенча белгеч Мидхәт Минһаҗев орлыкларны авыруларга каршы эшкәртү юллары белән таныштырды.

Ахырдан Дүсмәт мәдәният йортында узган киңәшмәдә терлекчелек буенча өч айлык һәм март йомгаклары уртага салып сөйләшенде, районның язгы кыр эшләре чорына планы тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев