Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлекне үзәккә

Җомга көнне узган гомумрайон киңәшмәсендә алда торган бөтен бурычлар да уртага салып сөйләшенде, эшләрне тизләтүнең юллары билгеләнде. Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап шәһәребездә оештырылган чараларның югары дәрәҗәдә узуы билгеләп үтелде. Демонстрациягә колонналарын бизәүгә иҗади караган, композицияләр әзерләүгә зур өлеш керткән предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр....

Җомга көнне узган гомумрайон киңәшмәсендә алда торган бөтен бурычлар да уртага салып сөйләшенде, эшләрне тизләтүнең юллары билгеләнде. Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап шәһәребездә оештырылган чараларның югары дәрәҗәдә узуы билгеләп үтелде. Демонстрациягә колонналарын бизәүгә иҗади караган, композицияләр әзерләүгә зур өлеш керткән предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Районыбыз җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларына Ямаш, Кече Кирмән, Түбән Яке, Албай авылларындагы кебек сугышта катнашканнарның һәм шәһит киткәннәрнең исемнәрен мәңгеләштерү кирәклеген искәртеп узды. Бүген көн кадагындагы иң үзәк мәсьәлә-язгы чәчү. Иртә бөртекле культуралар чәчүне якын көннәрдә төгәлләү бурычы куелды киңәшмәдә. Чиратта-азык катнашмаларының икенче чиратын, кукуруз чәчү һәм бәрәңге утырту. "Быел беренче июньнән терлек азыклары хәзерләүгә керешәчәкбез,"-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов. Шуңа күрә, азык хәзерләү техникасын да ашыгыч сафка бастырып куярга кирәк. Майның икенче яртысында уҗымнарны һәм сабан культуралары чәчүлекләрен корткыч бөҗәкләрдән, чүп үләннәргә каршы эшкәртә башларга да кирәк булачак. "Рацин" товар кредитына агу-химикатлар белән тәэмин итәчәк. Сиптергечләргә генә һаман кул да тидерелмәгән әле. Терлекләрне җәйге лагерьларга күчерергә дә вакыт җитте. Шушы араларда министрлыктан да тикшерү үткәреләчәк. Маллар күчерелгәч, абзарларны чистартып чыгарга, стеналарны агартырга кирәк. Сенаж базларын да чистарту таләп ителә. Киңәшмәдә Кече Сон мәдәният йорты, Мамадыштагы яңа мәктәп, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелешләре, күпкатлы йортларга капиталь ремонтның барышы, юллар салу, яңа урамнарны газлаштыру турында да сүз барды. Район үзәк хастаханәсендә дә ремонт эшләрен башлап җибәрергә кирәк. Быел Мамадыштагы дүрт күпкатлы йортка ике контурлы шәхси җылыту казаннары урнаштырылачак. Алар үзләрен акласалар, программага башка йортлар да кертеләчәк. Техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше даими игътибар үзәгендә булырга тиешлеге ассызыклап үтелде киңәшмәдә. Районыбыз җитәкчесе "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына язылу мәсьәләсен дә күтәрде. Авыл җирлекләре башлыкларын урыннарда бу мәсьәләне үзконтрольләренә алырга чакырды. "Нократ" һәм "Вятка" районыбыз тормышы белән таныштырып баручы бердән-бер газета. Бөтен программалар да анда чагылыш таба. Район газетасы һәр гаиләдә булырга тиеш,"-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев