Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлек юлдаш булсын

Россия юлларында тәүлек саен өч бала һәлак була, ә ел дәвамында бу сан 900дән артып китә. Профилактик чараларның еш үткәрелеп торуына карамастан, водительләр юлда йөрү кагыйдәләрен бозуларын дәвам итәләр һәм шуның нәтиҗәсендә балаларның тормышын куркыныч астына куялар, үз балаларына "үрнәк" күрсәтәләр. Агымдагы елның беренче дүрт аенда районыбызда балалар катнашында өч...

Россия юлларында тәүлек саен өч бала һәлак була, ә ел дәвамында бу сан 900дән артып китә. Профилактик чараларның еш үткәрелеп торуына карамастан, водительләр юлда йөрү кагыйдәләрен бозуларын дәвам итәләр һәм шуның нәтиҗәсендә балаларның тормышын куркыныч астына куялар, үз балаларына "үрнәк" күрсәтәләр. Агымдагы елның беренче дүрт аенда районыбызда балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Беренче очрак 29нчы февраль көнне трассада булды. Соңгы икесендә әле апрельнең соңгы көннәрендә генә 7 һәм 6 яшьлек балалар зыян күрде. Водительләргә мөрәҗәгать итәм: балалар велосипедларда, мопедларда һәм скутерларда йөргәндә машина юлларына чыгалар. Ә безнең водительләребез, гадәттә, хәтта шәһәр эчендә дә тизлек режимын сакламыйлар, бер-берсе белән узышырга да җөрьәт итәләр... Үз балаларыгызга юлның куркыныч урын икәнлеген һәр көн саен искәртеп торырга онытмагыз. 16 яше тулмаган бала скутер руле артына документларсыз, каскасыз, шулай ук аның пассажиры каскасыз утырган очракта, транспорт чарасы штраф-стоянкага куела, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә аның әти-әнисенә төзелә (штраф-2500 сум). 16 яше тулмаган балалар скутер, мопед йөртергә, ә 14 яшькә җитмәгәннәр велосипед руле артына утырмаска тиеш. Махсус билгеләнмәгән урыннардан юл аркылы чыгу, җәяүленең күз күремен начарлаучы предметлар артыннан көтмәгәндә килеп чыгуы, светофор хәбәрләренә буйсынмау, велосипед, мотоцикл йөртүчеләрнең кагыйдә бозулары, 7 яшькәчә җәяүленең өлкәннәрдән башка йөрүе, машина юлларында уйнау балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруның төп сәбәпләре булып торалар.

Самат Мөхәммәтҗанов,

ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев