Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иман нуры кичәсе

Күптән түгел генә Көмешкүл авыл мәдәният йортында "Иман иңсен күңелләргә" исеме астында кичә үткәрелде. Зөлфирә Саматова, Көмешкүл авылы Аңа Түбән Тәкәнеш авылыннган Айдар хәзрәт, Зур Өскедән Зәйтүнә, Саимә һәм Суфия абыстайлар, Әбүзәр мулла, Кукмарадан Мәскүрә абыстайлар чакырылган иде. Мөхтәрәм кунакларның чыгышлары, үгет-нәсыйхатләре, вәгазьләре берәүне дә битараф калдырмады. Әйе, аларның һәрберсе...

Күптән түгел генә Көмешкүл авыл мәдәният йортында "Иман иңсен күңелләргә" исеме астында кичә үткәрелде. Зөлфирә Саматова, Көмешкүл авылы Аңа Түбән Тәкәнеш авылыннган Айдар хәзрәт, Зур Өскедән Зәйтүнә, Саимә һәм Суфия абыстайлар, Әбүзәр мулла, Кукмарадан Мәскүрә абыстайлар чакырылган иде. Мөхтәрәм кунакларның чыгышлары, үгет-нәсыйхатләре, вәгазьләре берәүне дә битараф калдырмады. Әйе, аларның һәрберсе җаннары белән дингә бирелеп изге гамәлләр генә кылып яшиләр. Суфия һәм Мәскүрә абыстайлар - хаҗияләр. Алар хаҗ сәфәрендә алган хисләре белән уртаклаштылар. Коръән аятьләрен уку бәйгесендә катнашкан унбер укучы һәм Айдар хәзрәтнең шәкерте сәхнә түренә чакырылдылар. Мин аларга карап, чын күңелдән сөенеп, горурланып утырдым. Аллага шөкер, яшь буын күңеленә иман нуры салынган. Бу балаларның киләчәктә чын Кеше булып үсәчәкләренә шик юк. Аларга олы йөрәкле авылдашларыбыз Нигъмәтҗановлар агиләсе әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Кичәне үзе дә биш вакыт намазны калдырмаучы, изге күңелле Гөлзия Сәләхетдинова алып барды. Ике сәгать барган тамаша сизелми дә үтеп китте. Аны тамаша кылганнан соң, чыннан да , күңелләргә иман нуры иңгәндәй булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X