Нократ

Ильяс Гаптрәхимов: “Анда кеше– эш аты

" Районыбызның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрәхимов узган ел Америка Кушма Штатларында биш ай командировкада булган иде. Быел да кырык көн яшәп, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте өчен таналар сайлап алып кайттылар. Америкадагы фермерларның, крестьяннарның ничек яшәүләре белән кызыксынып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ильяс Габделхәевич, кайсы штатларда булдыгыз? Аларда...

" Районыбызның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрәхимов узган ел Америка Кушма Штатларында биш ай командировкада булган иде. Быел да кырык көн яшәп, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте өчен таналар сайлап алып кайттылар. Америкадагы фермерларның, крестьяннарның ничек яшәүләре белән кызыксынып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Ильяс Габделхәевич, кайсы штатларда булдыгыз? Аларда терлекчелек ничек оештырылган? -Быел Минисото, Айдахо, Вирджиния, Пенсильвания штатларында булдык. Айдахода таналарны 100 мең баш терлек асраучы мегафермадан сайлап алдык. Аларда терлекчелекнең оештырылышы безнекеннән күпкә аерыла.

Бозаулар ачык һавада асрала. Тугач та, беренче көненнән үк, аерым өйчекләргә күчерәләр. Шунда ашаталар-эчертәләр. Өч айга кадәр печәннең нәрсә икәнен дә белмиләр. Өйчекләр басуга рәт-рәт итеп тезеп куелган. Аслыклары күтәртелгән, асларында коры салам, яңгыр юешли торган түгел. Биш-алты мең баш бозауны өч-дүрт терлекче карый. Алар ундүртәр сәгать эшлиләр. Бозауларның ашарларына трактор белән таратып йөриләр. Аларда бездәге кебек механизатор, терлекче, бухгалтер, дигән бүленеш юк. Эшкә бөтен эшне дә белгән кешеләрне кабул итәләр. Айдахо штатындагы фермага килеп төшкәч, тракторда эшләп йөрүче механизаторлар эшләреннән туктап, барысы да маллар куыша, аларның каннарын ала башладылар. Сөтчелек абзарларында дүртәр сыер савучы 14әр сәгать эшлиләр. Шимбә, якшәмбе ял итү дигән нәрсә юк. График буенча яллары ничек туры килсә, шулай ял итәләр. Дәррәү икешәр сәгатькә әбәткә дә туктамыйлар. Вакыт табып кына капкалап алалар. Ул аяк өсте дә булырга мөмкин. Килеп эшләүчеләре өчен кунакханәләре дә бар. -Ә күпме түлиләр? -Сыер савучылар сәгатенә ун доллар хезмәт хакы ала. Айга дүртәр мең сумга якын чыга. -Бу-алар өчен зур акчамы соң? -Кафега кереп, фуршет өстәлендә ун долларга туйганчы ашап чыгарга була. Аларда кешене ашыктыру да юк. Кеше кереп утыруга су алып киләләр. Заказы әзер булганчы күпме теләсәң, шуның кадәр эчәргә мөмкин. Ашамлыклар алдан пешереп куелмый. Заказ биргәч кенә әзерләнә. Без көнгә өч тапкыр кайнар ризык ашарга һәм эчәргә өйрәнгән. Анда күбрәк полуфабрикатлар ашыйлар, кайнар ризык гадәттә кич кенә ашала. Кайнар кофены үзебез белән йөртә идек. -Ә кечкенәрәк фермер хуҗалыклары бармы? -Һәр крестьян ферма тота анда. Сарыклар да, сыерлар да, атлар да асрыйлар. Өйләре янында гына көтүлекләре. Тимер баганалар утыртып, ике рәт тимер чыбык сузып чыгылган. Маллар шунда үзләре утлап йөри. Бер юлдан узып барабыз, карыйбыз: бик күп пошилар йөри. Нәкъ безнең урманнардагы кебек. Биш мең поши асрый торган ферма икән. Икенче бер фермер атлар асрый. Өлкәннәр аларда атланып йөрергә, чаптырып карарга киләләр. Бу вакытта балалары аяк астында буталып йөрмәсеннәр өчен, понилар да алганнар. Балалар алар белән уйный, атланып йөри. -Аларда дәүләт бик күп ярдәм күрсәтә, диләр. Бу-дөресме? -Бездәге кебек Хөкүмәтнең субсидияләрен бирү юк анда. Бөтен нәрсә иминиятләштерелә. Фермер продукциясен арзанрак бәягә тапшырырга мәҗбүр булганда гына аермасын Хөкүмәтләре кайтара. Айдахо штатында без булган мегаферманың көнлек акча кереме алты миллион доллар иде. Маллар арзан анда. Безгә алып кайта башлагач кына, арадашчылар аша, күтәрелә. Ильяс Гаптрәхимов Америка фермер хуҗалыгында. Фотолар гаилә архивыннан Америка фермасы Таналар барысы да ачык һавада асрала. Утарның озынлыгын үлчәп карадык. Иңе дә, буе да бер километр алты йөз метр. Аның читләренә җилдән ышыклау өчен икешәр рәт прессланган печән һәм салам рулоннары тезеп чыкканнар. Башка бернинди корылма да юк. Кышкы 20-30 градус салкында да маллар урамда тора. Без барганда салкын иде әле. Савыла торган сыерларны гына анда абзарда тоталар. Аларны көтүгә чыгарып йөртмиләр. Утарларда ашаталар. Азыклары чын мәгънәсендә балансланган, бөтен өстәмәләре дә, витаминнары да кушылган, туклыклы һәм тулы кыйммәтле. Сыерлар абзары 600-700 башлык. Сыерлар анда тәүлегенә уртача 30-35 литр сөт бирә. Дүрт тапкыр бозаулагач бракка чыгарып иткә җибәрәләр. Саву залы карусель системасында эшләнгән. Тәүлек буе эшли. Савып бетерүгә сыерлар чыгып китә дә, урыннарына яңалары кереп баса. Бозаулар 3 айга кадәр менә шундый өйчекләрдә яши.

Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: