Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиләк вакыты бер генә

Табиблар җәй көне бер кешегә 10 килограмм җиләк ашарга киңәш итәләр. Чыннан да моның фәнни нигезләнеше бар. Бакча җиләге - составында йод һәм фолий кислотасы гаять зур микъдарда булган тиңдәшсез продукт ул, дип раслый белгечләр. Шуны да истә тотыгыз: җиләк никадәр кызарыбрак пешсә, анда йод шуның кадәр күп. Викториядә тагын...

Табиблар җәй көне бер кешегә 10 килограмм җиләк ашарга киңәш итәләр. Чыннан да моның фәнни нигезләнеше бар. Бакча җиләге - составында йод һәм фолий кислотасы гаять зур микъдарда булган тиңдәшсез продукт ул, дип раслый белгечләр. Шуны да истә тотыгыз: җиләк никадәр кызарыбрак пешсә, анда йод шуның кадәр күп. Викториядә тагын С витамины, шулай ук микроэлементлар (кальций, калий, магний, тимер тозлары) бар. Әмма шул ук вакытта җиләкнең кайбер кешеләргә бик көчле аллергия бирүен дә онытып җибәрмәскә кирәк. Гәрчә каен җиләгенең яфраклары һәм тамырларыннан нәкъ менә аллергия авыруыннан дәвалану өчен билгеләнгән үсемлек җыелмалары әзерләнелсә дә. Шулай ук диетологлар да бакча җиләген рационга кертергә куша. Беренчедән, аның калориясе бик аз - 100 граммга нибары 30 Ккал, икенчедән, майларны нейтральләштерүгә һәм матдә-ләр алышынуны тизләтүгә ярдәм итә. Махсус виктория диетасы да эшләнелгән хәтта: атнасына 4 килограмм җиләк ашасаң, 3 килограммга ябыгуыңны көт тә тор, дип ышандыра диетологлар. Җыеп кына әйткәндә, тәмле дә, файдалы да! Бакча җиләгенең файдалы үзенчәлекләре пешекчеләргә дә яхшы таныш. Аны әче сөт ризыклары, сыр, дөге, бал, яфраклы салат, кыяр белән табынга кую әйбәт, ди алар. Виктория шулай ук ризыкны менә дигән бизәү элементы да әле. Яртылаш, дүрт өлешкә кисеп яки бөтен килеш куелган җиләк теләсә кайсы ашамлыкны кулинария "шедевры"на әйләндерә дә куя. Тәмле булсын! Файдалы киңәшләр Җиләкне җыеп алганнан соң 48 сәгать эчендә кулланырга кирәк. Дымсу кунык белән капланган җиләкләр тиз бозыла. Шул ук вакытта аның хуш исе дә, тәме дә булмый. Җиләкне краннан агып торган су белән файдаланыр алдыннан гына юарга кирәк. Югыйсә ул әчи. Бакча җиләген суыткыч камерасында катырырга була. Моның өчен эре җиләкләрне сайлап юарга һәм киптерергә, бер-берсенә орынмаслык итеп подноска тезәргә дә, шул килеш суыткычка урнаштырырга кирәк. Катканнан соң җиләкләрне целлофан капчыкка тутырырга. Катырылган җиләктән компот, желе, пирог эчлеге ясау өчен файдаланырга була. Артык өлгергән җиләкләрдән компот кайнату, ә инде изелгәнрәкләреннән җиләк пюресы яки мармелад ясау әйбәт. Бакча җиләгеннән кайнатма 1 кг җиләк Сироп өчен: 1 кг шикәр комын 250 мл су кушып эретәбез. Кайнар сиропка җиләкләрне салабыз. Кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алабыз. 3 сәгатьтән соң кайнатманы салмак кына утта яңадан кайнатып чыгарабыз. Әзер кайнатманы пыяла банкаларга тутырабыз да өстен капкач белән борып ябабыз. Караңгы суык урында саклыйбыз. Җиләк мармелады 1 кг җиләк 500 г шикәр комы Җиләкләрне, миксерда изгәннән соң, кәстрүлгә салабыз. Куерганчы сүрән утта кайнатабыз. Куергач, шикәр комы салабыз да, берөзлексез болгата-болгата, тагын 30 минут утта тотабыз. Кайнар мармеладны банкаларга тутырабыз да, өстен капкач белән борып ябабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев