Нократ

Җиләк-җимеш һәм яшелчә хикмәтләре

Чия Көненә 20 чия җимеше ашау баш авыртуны һәм организмдагы ялкынсыну процессларын җиңеләйтергә мөмкин. Бу чияне кызыл төскә кертүче химик матдәләргә бәйле. Нәкъ алар авыртуны басу тәэсиренә ия һәм аспирин даруына караганда да көчлерәк икән. Бер чия агачы уртача 7000гә якын чия бирә. Аның ботаклары, кайрысы, яфраклары, җимешләре күп төрле...

Чия

Көненә 20 чия җимеше ашау баш авыртуны һәм организмдагы ялкынсыну процессларын җиңеләйтергә мөмкин. Бу чияне кызыл төскә кертүче химик матдәләргә бәйле. Нәкъ алар авыртуны басу тәэсиренә ия һәм аспирин даруына караганда да көчлерәк икән. Бер чия агачы уртача 7000гә якын чия бирә. Аның ботаклары, кайрысы, яфраклары, җимешләре күп төрле чирләргә каршы дәва буларак кулланыла. Банан Бананның 500гә якын төре бар. Аның һәр төрен кабып карар өчен кешегә ел ярым вакыт кирәк булыр иде. Әгәр дә сез банан агачта үсүче җимеш дип уйласагыз, ялгышасыз. Чынлыкта банан - ул пальма агачына охшаган үлән генә. Банан үләненең сабагы кайчакта 10 метрга, ә диаметры 40 сантиметрга җитә икән. Бер сабакта уртача, авырлыгы 500 килограммга җиткән 300 банан үсеп утыра.

Алма

Яңа өлгергән алмалар суга салгач өскә калкып чыга, чөнки аның составында 25%ка кадәр һава була. Дөньяда алманың 7000гә якын сорты бар. Алма, суган һәм бәрәңге тәмнәре буенча бер төсле. Ышанмыйсызмы? Алайса борыныгызны каплап һәр берсен тешләп карагыз. Яшелчә, җиләк-җимешләрне ашаганда аларның тәме хуш ис белән бергә кушыла икән.

Кәбестә

Кәбестә 91%ка якын судан тора. Кәбестә ашап, сез организмыгызны А, В1, В2, В6, C, E, РР, U, тимер, фосфор, кальций, магний кебек витаминнарга баетасыз. С витамины кәбестәдә лимондагыдан ким түгел.

Арахис Арахис чынлыкта чикләвек гаиләсенә түгел, ә ногыт борчагы гаиләсенә карый. 100 грамм арахис 551 килокалорий тәшкил итә. Америкада арахисны динамит җитештергәндә кулланалар икән. Бакча җиләге Бакча җиләге, төшләре тышкы ягында урнашкан бердән-бер җиләк-җимеш булып исәпләнә. Җиләк составында С витамины апельсиндагыга караганда күбрәк. Урта гасырларда әлеге җиләкне зур бәйрәмнәр вакытында тынычлык һәм алга бару символы буларак өстәлгә биргәннәр. Бельгиядә бакча җиләгенә генә багышланган музей эшләп килә.

Кура җиләге

Кура җиләге үз составында тимерне иң күп тәшкил итүче җиләк. Шуңа күрә аны ашау хатын-кызлар организмы өчен бик файдалы икән. Кура җиләге иң тәмле дару да әле. Аның кайнатмасы температураны төшерергә, тамак ялкынсынуын басарга ярдәм итә. Балсызрак кура җиләге компоты җәй көне иң яхшы эчемлек. Беренчедән, ул эчәсе килүне бетерсә, икенчедән, инфекцион авыруларга каршы торырга ярдәм итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: